Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы бакчачыларының тырышлыгы, яшелчә һәм җиләк-җимеш муллыгы сокландыра

Шушы көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә ТР бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узды. Чара республикада бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачының активлыгын, хезмәт сөючәнлеген дәлилләү йөзеннән уздырылды. 

Фестиваль программасына төрле районнарның әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсе, бакчачылык клубларыннан лекцияләр һәм мастер-класслар, бакча кирәк-яраклары, техникасы һәм үсентеләр ярминкәсе, күңел ачу уеннары кертелгән иде. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул бакчачылык ширкәтләре оештырган күргәзмәләр белән танышты, аларның тырышлыгын бәяләде. Ә күргәзмә павильоннар, чыннан да, продукциядән сыгылып тора иде.
Республика күләмендәге бәйрәмдә Тукай районы исеменнән «Ягодка» бакчачылык ширкәте рәисе Николай Горохов үз бакчасында үстергән виноградны, «Лукоморье» бакчачылык ширкәте рәисе, умартачы Юрий Иванов үз балын, балавыздан ясалган шәмнәрне, самовар коллекциясен, «Дружба» бакчачылык ширкәте рәисе Нина Кузьмина үзе ясаган тозланмаларын, кайнатмаларын, компотларын, «РайПо» кулланучылар берләшмәсе рәисе Айрат Арсланов яшелчә, җиләк-җимеш кушып пешерелгән камыр ризыкларын тәкъдим итте. 
Фестиваль кунакларын яшелчәләрдән ясалган Тукай районы гербы сурәте, район бакчачылары турында видеоязма трансляциясе һәм бакчачы булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре каршылады. 
Президент Рөстәм Миңнехановны, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны һәм район башлыгы Фаил Камаевны татар, рус, керәшен милли костюмнары кигән мәдәният хезмәткәрләре «Гөлбакча» җырын җырлап, икмәк, тоз, һәм чәкчәк белән каршы алдылар. 
– Фаил Мисбахович бу юлы да барыбызны шаккатырды. Күргәзмә павильонының купшылыгы, продукциянең муллыгы, район бакчачыларының тырышлыгы сөендерә, – диде Рөстәм Миңнеханов безнең территориягә аяк баскач.
Рөстәм Миңнехановны Тукай районы бакчаларында үстерелгән виноград аеруча кызыксындырды. Аның сүзләренчә, Тукай районының климаты җылы яратучы әлеге татлы җимеш өчен бик үк туры килми, шулай да уңыш көнләшерлек булган. Бакчачы Николай Гороховның биләмәләрендә 50дән артык сорт виноград үсә икән. Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битендә дә шушы виноградның фотосурәтен урнаштырган. 
Республика җитәкчелеге тарафыннан бакчачылык җәмгыятьләренә игътибар соңгы елда аеруча артты. Махсус программаларда катнашып, бакчачылар үз ширкәтләрен төзекләндерә ала.
Бәйрәм бүләкләрсез булмады. Беренчедән, бакчачылык ширкәте рәисләренең барысына да бакчачылык тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен мактау кәгазе бирелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломына район бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Волков ия булды. Экология тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен кыйммәтле бүләкләр – мотокультиватор, мотопомпа «Бытовик» кулланучылар берләшмәсе рәисе Валентина Мелешкинага һәм «Дружба» бакчачылык ширкәте рәисе Нина Кузьминага бирелде. Нина Кузьминага шулай ук чикләнгән санда бастырып чыгарылган кыйммәтле китаплар да тапшырылды.
Райондашларның күргәзмәгә дип алып килгән барлык продукциясе шул ук көнне бәйрәм барышында сатылып бетте.

Фото район мәдәният бүлеге тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев