«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәресләр үткәрде.
Йөкле хатыннар белән практик дәресләр бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары: бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән танышу, эмоциональ йөкле хатын-кызны бала табуга әзерләү.
Әлеге чарада 20 йөкле хатын-кыз катнашты.
Практик дәрес вакытында психолог «Йөклелек һәм бала табу» гамәли күнегүе үткәрү, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты.
Нет комментариев