Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай көннәре

Авыл җирлекләрендә бөек шагыйрь Габдуллла Тукайның тууына 133 ел тулуына багышланган чаралар – «Тукай көннәре» үтте.

Район күләмендәге бәйрәм – «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә Түбән Суыксу авылында узды. Бирегә танылган язучылар Факил Сафин, Рәшит Бәшәров, Әлфия Ситдыйкова hәм Зөләйха Минһаҗева килде.
Кичәдә балалар арасында уздырылган шигъри марафонның җиңүчеләре бүләкләнде. 4-6 яшьлекләр арасында беренче урынны Иске Абдул авыл җирлегеннән Диләрә Минhаҗева, 7-11 яшьлекләр арасында Бикләннән Диләрә Гыймазиева, 12-14 яшьлекләр арасында Иштирәктән Алсу Нургалиева, 15-18 яшьлекләр арасында Мусабай Завод җирлегеннән Камилә Вилданова, 19 яшь hәм өлкәнрәкләр арасында Теләнче Тамактан Гөлнур Хәертдинова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев