Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларга кайда ял итәргә

29 август көнне 18.00 сәгатьтә Калмия авыл мәдәният йортында «Татарстан – гөлбакчам» концерт программасы узачак.

29 август көнне 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышлап велосипедта узыш булачак.

29 август көнне 19.00 сәгатьтә Теләнче Тамак авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт программасы планлаштырыла.

30 август көнне 18.00 сәгатьтә Бәтке авыл мәдәният йорты «Сиңа җырлыйм, Татарстаным» дигән бәйрәм концертына чакыра.

30 август көнне 11.00 сәгатьтә Югары Байлар авыл клубында « Татарстан сине яратам!” бәйрәм программасы була.

30 август көнне 17.00 сәгатьтә Комсомолец авыл мәдәният йортында «Туган илем – Татарстан» бәйрәм концерты куелачак.

30 август көнне 18.00 сәгатьтә Сәмәкәй авыл мәдәният йорты Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт программасына көтеп кала.

31 август көнне 19.00 сәгатьтә Боерган күпфункцияле үзәгендә «Үткән гомер еллар белән түгел, ә рухи халәт белән бәяләнә» дигән ял кичәсе узачак.

2 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Кенәз авыл мәдәният йорты икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану көненә багышланган «Рәхмәт сезгә, солдатлар, җиңү китергән өчен» митингысына чакрып кала.

2 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Теләнче Тамакта «Мисс көз-2023» (11-14 яшьлек кызлар арасында) матурлык һәм сөйкемлелек бәйгесе уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев