Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар данын яклап көрәштеләр

Түбән Суыксу «Алга» спорт комплексында бу ял көннәрендә 2007-2008 һәм 2009-2010 елларда туган үсмерләр арасында Тукай муниципаль районының Көрәш Федерациясе кубогына ярышлар узды. Анда Чулман аръягы һәм Чаллы шәһәрләренең җиде районыннан спортчылар катнашты. Үзебезнең көрәшчеләр командасын Тукай районы спорт мәктәбе тәкъдим итте.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясенең Попечительләр советы рәисе, «Профит» дәүләт корпорациясе генераль директоры Марсель Мингалимов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Тамашачыларга һәм ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Фаил Камаев мөрәҗәгать итте:

- Безнең районда бик күп матур һәм мавыктыргыч турнирлар уза, алар безгә яңа талантларны ача. Без, дистә еллар дәвамында легендар көрәшчеләрнең традицияләрен ныгытып, көрәшне популярлаштыруны дәвам итәрбез. Барлык көрәшчеләргә рәхмәт әйтәсем килә – сезнең ярдәм белән спортның бу төре яши, без шатланып шундый масштаблы ярышлар уздырабыз, - дип билгеләп үтте муниципалитет җитәкчесе.

Безнең район спортчылары ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар, командалар арасында беренче урынын яуладылар. Икенче урында – Яр Чаллы шәһәре командасы, өченче урында Мамадыш районы спортчылары.

Үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Комсомолец поселогыннан Денис Иванов (Новотроицкое), Инсаф Габидуллин (Иске Абдул), Айрат Дәүләтбаев (Круглое Поле), Рүзәл Сәйфуллин (Иске Абдул), Ваче Оганесян (Теләнче-Тамак) яулады.

Икенче урынга Булат Гыйззәтуллин (Круглое Поле), Ибраһим Харисов (Яңа поселогы), Никита Курочкин (Мәләкәс), Руслан Хәлимов (Комсомолец) лаек булды.

Өченче урында-Данил Шакмаков (Комсомолец), Данил Матвеев (Бәтке), Данис Исмаилов (Новотроицкое), шулай ук Егор Кузнецов, Әмир Сәлахов, Комсомолец поселогыннан Илмир Сафин.

Һәр бил алышу артында спортчыларның да, аларның тренерларының да тырышлыгы, осталыгы ята.

- Безнең спорт мәктәбе укытучылары Тәнзил Хәмәдиев, Артемий Артемьев, Тимур Сафин, Марат Мөхәммәдиев – балаларны ярышларга әзерләүдә зур тәҗрибәгә ия белгечләр. Тәрбияләнүчеләр арасында Россия беренчелекләре призерлары һәм хәтта дөнья чемпионнары да бар, - дип горурланып хәбәр итте район спорт мәктәбе директоры Руслан Иванов.

Тукай районы данын 13 мәктәптән яшь спортчылар яклады. Ярышларда барлыгы 150дән артык көрәшче катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев