Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм аларны караучылар өчен кайнар линия эшләячәк

Инвалидлар декадасында 1 декабрьдән Тукай муниципаль районында мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм аларны караучылар өчен социаль хезмәт күрсәтү, юридик һәм медицина ярдәм чаралары һ. б. мәсьәләләр буенча кайнар линия эшли башлый.

Аларның сорауларына Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Тукай районындагы бүлекчәсе башлыгы, Тукай районының социаль яклау хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсе баш табиб ярдәмчеләре  һәм башка белгечләр җавап бирәчәк.


Шалтыратып җавап алу өчен телефоннар:

* социаль яклау бүлеге - 71-32-00; 70-35-09;

* баш табиб ярдәмчесе - 46-29-99;

* ФСС җитәкчесе - 51-38-96,

* ТР Тукай районы буенча РФ Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе 34-09-14.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев