Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы гаиләләренә ана капиталы тапшырылды

Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Сертификатларга Тукай районының 2 гаиләсе ия булды.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәренең Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә. Әйтик, 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы  күләме 40646 сумга арттырылган һәм хәзер ул 524 527,9 сум. Әгәр ике бала туса 2020 елдан башлап, индексациядән соң 53 712,27 сумга артып, 693 144,1 сум тәшкил итә.

/Пенсия фонды фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев