Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында булды

Камил Нәҗмиев районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы белән берлектә берничә атна дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермер хуҗалыкларың яңа сезонга әзерлеген тикшерде.

Яз килү белән авыл хуҗалыгында иң җаваплы чорларның берсе — язгы кыр эшләре башлана. Безнең районда бу мәшәкатьләр зур игътибар һәм җентекле әзерлек таләп итә, чөнки нәкъ менә шушы чорда уңышның нигезе һәм киләчәге салына. Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы белән берлектә берничә атна дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермер хуҗалыкларың яңа сезонга әзерлеген тикшерә. 

Кагыйдә буларак, язын туфракны һәм фермерлык җайланмаларын әзерләү буенча максатчан эш башлана. Камил Нәҗмиев, әзерлек дәрәҗәсен шәхсән бәяләү өчен, беренче булып Газинур Вилданов идарә итә торган «Вилданов» крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Монда 2400 гектар мәйданда сабан культуралары чәчүне планлаштыралар, бу шактый зур эш күләме. Авыл хуҗалыгы техникасы тиешле тикшерүне һәм техник хезмәт күрсәтүне узган, бу фермерга вакытында старт алырга мөмкинлек бирә.

Фермер хуҗалыклары еш кына туфракны эшкәртүдән һәм ашламалаудан башлап, конкрет культуралар өчен агротехнологияләр сайлауга кадәр бурычлар комплексы белән очраша. Һәр хуҗалыкның үзенчәлекле шартлары: климат, туфрак, шулай ук икътисадый. Шуңа күрә фермерларның барлык кирәкле ресурсларны алдан планлаштыруы һәм әзерләве бик мөһим.

Газинур Вилданов агроном гына түгел, социаль якны кайгыртучы җитәкче дә. Ул 9 авыл хуҗалыгы ветеранына ярдәм итә.

Аннан соң Камил Нәҗмиев Шәйхуллиннарның яшь гаиләсе хуҗалыгы, «Шәйхуллин " КФХ булды. Алар шәһәрдәге 5 бүлмәле фатирларын сатып, фермерлык эшен үстерү өчен авылга күчкән. Хәзер алар сөтчелек юнәлешендә актив эшлиләр, әтиләре – Фаил Сабир улы Хөснетдинов эшен дәвам итәләр. Фаил Сабирович авыл һәм шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә.   

Фаил Сабир улының тырышлыгы балаларын илһамландырып, гаилә эшен дәвам итүе аеруча сөендерә.

«Минаков» һәм «Хәсәнов» КФХ хуҗалыклары ит-сөт юнәлешендә специальләшсәләр дә, сөт тапшыру проблемасына юлыкканнар. Мәсьәләне хәл итү өчен аларга кооператив төзергә тәкъдим ителде, бу, үз чиратында, яңа мөмкинлекләр ача: субсидияләр, грантлар һәм продукцияне сатуның отышлы шартлары. 

Камил Нәҗмиев шулай ук «Ворошиловский» филиалының «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖендә булды һәм предприятиесенең язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышты. Хуҗалык җитәкчесе Максим Ионычев белән алда торган эш һәм чәчү мәйданнары структурасы, көзге культураларның торышы, бөртекле һәм техник культура орлыклары белән тәэмин ителеше, минераль ашламалар туплау турында фикер алышты. Хуҗалык җитәкчесе авыл хуҗалыгы техникасының торышы һәм әзерлеге турында сөйләде.

Уңышның киләчәге һәрвакыт билгесез булып кала. Барлык көчне салып әзерләнүгә карамастан, күп нәрсә һава шартларына бәйле. Фермерлар фаразларны исәпкә алырга һәм тотрыксыз шартларга җайлашырга тиеш.

Районның профессиональ агрономнары бу сезонның уңай тәмамлануына ышана. Туфракны эшкәртү һәм ашламалауның заманча ысулларын, шулай ук команда тәҗрибәсен исәпкә алып, яхшы нәтиҗәләр көтәргә була. Әмма начар һава шартлары яки үсемлекләрнең авырулары кебек көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.

Безнең районда язгы мәшәкатьләр кырларда эшләү вакыты гына түгел, бу барлык фермерларның хезмәт нәтиҗәсен һәм бердәмлеген күрсәтү мөмкинлеге дә. Команданың һәр әгъзасы, һәр берәмлек техникасы һәм һәр тамчы ашлама уртак максатка — югары сыйфатлы уңыш алуга ирешүдә мөһим роль уйный. Заманча технологияләр куллану һәм фермерлык хуҗалыкларына хакимиятнең игътибары районыбызда авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү өчен нигез тудыра.

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевның килүе фермерлар белән җирле хакимият арасында ышанычлы диалог булдыруда мөһим адым булды. Без киләчәккә өмет белән карыйбыз, киләсе сезон мәшәкатьләр генә түгел, юмарт җимешләр дә китерер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев