Тукай муниципаль районының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез
Районның инвалидлар оешмасы, мәдәният бүлеге белән уздырылган «Бәллүр курчак» иҗат фестивале, авылларда физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәл артында әнгәмәләр бик файдалы булды.
Шушы көннәрдә генә социаль яклау бүлегеннән психолог Альбина Марс кызы, укытучы- тәрбияче Лилия Рахимулла кызы Боерган авылы җирлегендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кызларыбыз- Ләйсән Шамилова, Алсу Галиахметова янында булдылар.
Колыш авылында яшәүче “кояш” кызыбыз- Алсуны дистә еллар буена әтисе ялгызы гына тәрбияли. Кайчагында көйсезләнеп тә алган Алсуның җаеннан торып, тәмле тел белән сөйләшкән Мәгъсумжан абыйга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, берүк! Ул аңа тәмле итеп ашлар пешереп ашата, өс-башларын карап, алыштырып, чиста – пөхтә итеп йөртергә тырыша. Кыз баланы мунчада юындырырга Калмиядан туганнары Рәшит белән Фәнисә киләләр.Ул аларга да бик рәхмәтле.Яшем дә зур , миннән калса ничек яшәр бу бала ,дип бик борчылып яши Мәгьсум абый.Әлегә аларның тормышларын җиңеләйтү юллары гына табылмый.
Социаль яклау бүлегеннән килгән белгечләр белән Алсуыбыз бик теләп аралашты, йөзеннән елмаю китмәде.Аларның кулларын кысып, рәхмәтен дә белдерде.
Шамилов Илнур белән Гөлчәчәкләрнең тату гаиләсендә тәрбияләнгән , начар күрүче кызлары Ләйсәнне өйгә килеп укыту оештырылган. Укытучы- Ләйсән Мулланурова- үз эшенең остасы, бергәләп шигырьләр ятлыйлар, төрле күнегүләр, мавыктыргыч уеннар уйныйлар. Ләйсән бик теләп, укытучысын яратып , шатланып шөгыльләнә.Аның инде шактый гына уңышлары да бар: Алабуга сукырлар китапханәсеннән алып кайткан дәреслекләр нигезендә, Ләйсән ханым аны Брайль хәрефләре белән укырга өйрәтте. Ләйсәннең хәтере бик яхшы, бик тиз төшенде.
Ә менә бүген олы шатлык: һәрчак яңалыкка омтылган Ләйсәнгә, каникулда укытучысын юксынып утырган мизгелдә, өйләренә килеп кергән тәмле телле, ягымлы апалар белән очрашу олы вакыйга булды. Мондый кызыклы аралашуларны балалар бик яраталар, ихлас күңелдән шатланалар .Социаль яклау бүлеге белгечләре әзерләп алып килгән мини- театр шулкадәр уңышлы уйланган, Ләйсән әкиятне бик яратып тыңлады, курчакларны тотып- тотып карады.
Музыкага сәләтле, җырларга яраткан Ләйсән артистларга кушылып рәхәтләнеп кычкырып җырлап та утырды. “Теремок” әкиятен сәнгатьле итеп , рольләргә бүлеп уйнаган кызларыбызга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.Бүлек белгечләре балалар белән генә түгел, әти- әниләргә дә киңәшләре белән ярдәм итәләр.Тормышта аеруча мөһим булган , яңа законнарны аңлаталар, документлар белән эшләү юлларын төшендерәләр. Киләсе очрашуны физик мөмкинлекләре чикләнгән олы кешеләрне дә, башка балаларны да чакырып, урамда, саф һавада уздырырга ниятлибез.
Тәҗрибәле, белемле белгечләр белән ярдәм оештырган бүлек җитәкчесе Ландыш Фирдавис кызына олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев