Тукай муниципаль районында «Иң төзекләндерелгән территория» мәгариф оешмалары конкурсы уза
Конкурс, район мәгариф идарәсе тарафыннан белем бирү учреждениесе территориясеннән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм уку йортларыны биләмәләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм эстетик бизәү буенча эшне активлаштыру максатыннан игълан ителде.
Әлеге конкурс 2023 елның 19-31 май көннәрендә уза
Конкурста мәктәп яны участоклары булган яки территорияләрне һәм интерьерларны яшелләндерү белән шөгыльләнүче барлык төр мәгариф учреждениеләре коллективлары катнаша.
Территорияләр җентекләп тикшерү һәм документларны өйрәнү ярдәмендә бәяләнә. Тиешле тәлапләр түбәндәгечә: куак-агачларның торышы, мәктәп яны биләмәләренең һәм бакчаларының төзеклеге; газоннарның, чәчәк бакчаларының матурлыгы һәм бизәлеше искә алыначак. . Иң мөһиме – мәктәп яны бакчаларының, ишек алларының белем бирү-тәрбия процессында никадәр нәтиҗәле кулланылуы.
Конкурста барлыгы райолныбызның 26 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 24 мәктәп катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев