Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай яшьләре – Мәскәүдә

Тукай районы “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары Мәскәүдә булдылар.

– Безнең районнан 20 делегат «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнаштылар. Биредә һәр төбәк үзен аерым секциядә тәкъдим итте, ул республиканың яки төбәкнең тарихын һәм мәдәниятен чагылдырды. Активистларга «Россия – мөмкинлекләр илендә беренче» павильоны ошады. Интерактив экспозиция 8 тематик зонага бүленгән, алар бер-берсе белән бәйле булулары белән дә үзенчәлекле иде.

Халыкара күргәзмәфорум хәрәкәт активистларына бик күп яңа идеяләр, белемнәр һәм илһам бирде. Барлык катнашучыларга истәлекле беләзекләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, шулай ук сувенер сыйфатында балалар «Мәскәү» дип язылган рюкзаклар, башлыклар, кулъяулыклар, башкала картасы белән мозаика алдылар, – диде «Балачак навигаторы» проектының муниципаль координаторы Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев