Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай бакчачылары яхшы бәя алды

Узган шимбәдә Казан шәһәрендә, Агросәнәгать паркы мәйданында, алтынчы тапкыр матур бәйрәм-Бакчачы көне узды.

Әлеге бәйрәмдә үз ишегалларында республикабыз башкаласы кунакларын һәм халкын Тукай, Түбән Кама, Менделеевск, Биектау, Югары Ослан, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч районнары муниципалитетлары вәкилләре һәм бакчачылары каршы алды, Шулай ук Агросәнәгать паркы мәйданында тематик мастер-класслар булды.

Быел чараның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин бар иде. Хөрмәтле кунакларны «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков озатып йөрде.

«Яз-2» бакчачылык ширкате вәкилләре, шулай ук Тукай районының башка бакчачылары күргәзмә кунакларына үзләренең казанышларын, үстерелгән һәм әзерләнгән продукциясен күрсәттеләр: гигант ташкабак, йөзем, бал, алма кагы, ашарга яраклы чәчәкләр, чәй, сыр һәм башка күп нәрсәләр. Шулай ук күргәзмәдә бакча участокларында тотылган токымлы тавыклар һәм куяннар тәкъдим ителде. Безнең район ишегалдында шулай ук чүлмәкчелек һәм бәйләү буенча мастер-класслар оештырылды.

Күргәзмә, милли костюмнар, ишегалды һәм экспозиция бизәлеше, авыл көнкүреше әйберләре, якташларыбыз бакчачы көненә алып килгән чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утырту материалы беркемне дә битараф калдырмады.

Шулай ук 30 августта Дмитрий Волков җитәкчелегендәге «Кама аръягы бакчалары» делегациясе, регионнар арасында тәҗрибә алмашу кысаларында, Санкт-Петербург шәһәрендә «АГРОРУСЬ» 32 нче Халыкара күргәзмәсендә булды, анда ул Татарстан Республикасы территориясендә бакчачылык өлкәсендәге казанышларны тәкъдим итте. Күргәзмә барышында Санкт-Петербург шәһәренең бакчачылык һәм бакчачылыкны үстерү идарәсе җитәкчесе Александр Ляхка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Әлеге сәфәр Равил Миңнехузин һәм Валерий Чулаков ярдәме белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев