Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Туган як экологиясе” бәйгесендә җиңүче Санкт-Петербургка юллама алачак

Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге Татарстан Экология министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” бәйгесен уздыра.

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика бәйгесен уздыра. Төп җиңүче Санкт-Петербургка  - Рус география җәмгыятенең штаб-квартирасына сәяхәткә юллама алачак. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстанда 10 сентябрьгә кадәр проект әзерләргә һәм тормышка ашырырга кирәк. Проектлар түбәндәге юнәлешләрдә тәкъдим ителә: табигатьтә яки башка урыннардагы мәйданнарны төзекләндерү; фәнни-тикшеренү проектлары, экологик экспедиция; экологик-агарту эчтәлегендәге проектлар.

Бәйге өч этапта уздырыла: 1нче этапта 2018 елның 10 сентябренә кадәр бәйгедә катнашучылар үз проектларын rgo.project@mail.ru электрон адресы аша бәйге оештыручысына юллый. 2нче этапта 11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр эксперт жюри проектларны бәяләп, финалистлар исемлеген төзи. Анда иң яхшы 6 проект керәчәк. 3нче этаптта проектлар жюри әгъзалары алдында тәкъдим ителә.

Бәйгедә Татарстан учреждениеләре (югары, урта һөнәри, урта мәктәпләр һәм профильле оешмалар) укучылары һәм педагогларыннан 4 кешелек һәм аннан кечерәк составтагы төркемнәр катнаша ала. Балигъ булмаганнар төркеме булса, аларның җитәкче педагоглары булырга тиеш.

Финалга чыгучылар Рус география җәмгыятенең танылган сәяхәтчеләре һәм тикшеренүчеләреннән мастер-класслар алачак. Җиңүчегә төп приз - Санкт-Петербургка (Рус география җәмгыятенең штаб-квартирасына) сәяхәт. Икенче, өченче урынны яулаган командалар CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән суга чумачак.

Тулырак мәгълүмат белән https://www.rgo.ru/ru/tatarstan сайтында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев