Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган авылым чишмәсе

Туган авылым Тукай районы Малтабар авылында без үсмер чакта ук «Бәләкәй урман» дип аталган кечкенә урманчык бар иде. Без шунда әнкәйләр белән шомырт, мәтрүшкәләр җыярга бара идек. “Бәрәңгелекәй” дигән урында җир бәрәңгесе(ак тамыр) бик тәмле була иде. Аланыннан җиләк җыйдык.

Биек агачлы шул урманда чокырда тәмле сулы салкын чишмә бар. Кырда эшләүчеләр төшке аш вакытында шунда туктап, чишмә суын эчеп ял итәләр иде. Урманнан ерак түгел, бар аланы ямьләп, ялгыз агач үскән. Ул көтүчеләр өчен мал туплау урыны булды. Кызганыч, ул юк инде хәзер.

Авылдан китеп 60 ел узгач менә минем дә шул чишмәләрне күреп кайтасым килде. Балалар алып барды, рәхмәт. Безнең «Бәләкәй урман»ыбыз зурайган, чөнки анда көтү дә йөрмәгәч агачлар бик күп үскән, алаланнар кечерәйгән, нарат посадкалары утыртканнар.

Менә чишмәгә килеп җитүгә андагы хозурлыкка шаккаттык. Матур аланда чәй кайнатып эчү өчен мөмкинлекләр булдырганнар, чәйнекләр куйганнар. Текә ярдан чишмәгә төшү өчен баскычлар ясап, тотынып йөрергә култыксалар төзегәннәр. Бу хезмәтләрне авылыбызның хөрмәтле кешесе Саетов Фоат һәм авыл өлкәннәре эшләгән дип ишеттек.

Ниһаять чишмәгә төштек. Саф чишмә суы торбадан матур итеп агып ята, су алырга чүмеч тә эленеп тора. Могҗиза бит бу! Мин күрмәгән 60 ел эчендә чишмә бертуктамый аккан да аккан. Раббыбыз Аллаһның олы кодрәте ич бу!

Мул сулы изге чишмәбездән күп итеп сулар алып кайтып рәхәтләндек, шифаларын күрдек. Әле тагын күп еллар саф чишмәбезнең суы агып торсын, кешеләрне куандырсын.

Нәҗибә Сәхипгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев