Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәти бутый

Тормыш иткәндә кеше төрлесен кичерә. Вак мәсьәлә кебек тоелганнары да яшәеш өчен мөһим булып чыга. Шулар кеше хәтерендә тирән уелып кала. Бутый белән бәйле истәлекләремне уртаклашасым килә. Бутый – авылда иң кирәкле аяк киеме. Хәзер инде юллар такыр, күп җирдә яшел чирәм, аның әллә ни кирәге дә юк сыман. Шулай булса да, барыбер авылда ул әле кирәклеген югалтмады. Ә инде элекке елларда?.. Элек бутыйсыз тормышны күз алдына да китереп булмый иде. Шуңа да карамастан, бутый иң дефицит товар булды. Шулай булмаса, меңнәрчә чакрымнар үтеп, Мәскәү кадәр Мәскәүгә бутый эзләп барыр идекме? Мин дә башкалага бутыйга бардым бит. Сүзем шул хакта.

1979 елның җәендә, бутыйлы булу нияте белән, апамның кызы белән Мәскәүгә бардык шул. Магазинга иртүк торып килдек, озын чиратка бастык, номер алдык. Ягъни, чиратны югалтмау өчен, ничәнче кеше булуыңны билгеләп, кулга сан язу гадәте бар иде ул чакларда. Без 394нче һәм 395нче кеше булдык чиратта. Көнозын чират торсак та, безгә бутый җитмәде. Шулай булса да, күңелне төшермәдек, «Аның каравы Мәскәүне күрдек!» дидек. Дөресен генә әйткәндә, бутый хәйләсе белән бергә башкаланы күрү теләге дә бар иде. Авылдашыбыз Әгъзәмнур һәм Рәзинәләрдә атна буе кунак булып, Мәскәү шәһәрен аркылыга-буйга йөреп карап чыктык. Космонавтлар шәһәрендә (ул Звездный городок дип атала) яшәдек. Анда экологик яктан чиста ашамлыклар гына сатыла. Бу шәһәрдә яшәүчеләр чишмә суы эчәләр иде. Әле бит шунысы да бар – без космонавтларны якыннан күрдек. Бу да олы вакыйга. Аннары, бик озак чират торып, Ленин мавзолеена кердек. Укытучы кеше өчен болар – зур табыш. Укучыларга шушы истәлекле вакыйгаларны сөйли идем. 
Әле бит без укытучылар агитаторлар да. Һәр елны политуку барышын карарга, тикшерергә райкомнан киләләр иде. Шул елны, бутый эзләп Мәскәүгә барган елны, тагын килделәр болар. Райком вәкиле тормыш-яшәешебезне сорашты. Мин чатнатып: «Дәрестән соң биш авылга, укучыларның ата-аналары белән очрашуга барабыз. Кичкә калып кайтыла, юллар пычрак, чокыр-чакырлы, аякка кияргә бутый юк», – дидем. – Ярар, бутыйлар җибәрербез, – диде райком вәкиле. Бу җылы сүздән аяклар да җылынып киткәндәй булды. Көтәбез. Менә берзаман кибеткә бутый кайтканын ишеттем. Бардым да сатып алдым. Икенче көнне мәктәпкә килгәч, директор чакыртты: «Нигә минем рөхсәттән башка бутый сатып алдың? Мин кайтарттым. Мин...» – диясе килгәндер, күрәсең. 
Беркөнне ир-ат туганым кунакка килде. Гөнаһ шомлыгына каршы, төнгелеккә бутыйны ишек төбендә калдырганмын. Иртәнгә бутый юк. Үртәлдек инде. Көйләп-чөйләп, туганыма иремнең базда ята торган бутыйларын кидереп җибәрдем. 
Бутый дигәннән, телевизордан күрдем, бер илдә ирләр аякларына бутый киеп, зур савытларда помидор тапап-тапап изәләр – томат пастасы ясау өчен. 
Соңгы елларда чәчәкле, төрле төстәге бутыйлар, кәлүшләр чыгаралар. Юк, мин чәчәкле бутыйларны яратмадым. Өйрәнгәнбез инде, аякка караңгырак төстәге аяк киеме, ә бизәкләр – өс киемендә булырга тиеш.
Аллаһка шөкер, барысын да күрдек, барлыкны да, юклыкны да дип әйтүем. Ә шулай да, кыска кунычлы, эче агач үкчәле, шарт итеп каптырыла торган төймәле кара бутыйлар төшләргә керә, ай матурлар иде дә соң!
Буем да озын, аягыма да зур размерлы аяк киеме кирәк. Ансамбльгә йөргәндә үземә ярашлы читек таба алмадым. Шуннан үземчә итеп читек ясадым – озын кунычлы аяк киемен татар орнаменты белән бизәдем. Бу осталыгымны күреп сокландылар.
Гөлфия Әһлиева.
Боерган авылы.  

Рәхмәт, Гөлфия апа!
Зәрия Вәлиева

Бутый дип безнең якта, язгы-көзге пычракларда түфли өстеннән (түфли пычранмасын өчен) киеп куя торган, үкчә урыны булган (ул бушлык түфлинең үкчәсе өчен ясалган), ян яктан каптырмалы («керт» итеп кала каптырганда), кыска кунычлы резина аяк кименә әйтәләр иде. 
Балачагымда, ачылмалы күтәрмә астында яткан шул бутыйларны берничә тапкыр киеп караганым булды. Аннары, әнинең бик матур киез итекләре, бездә аны пима диләр, әле булса күз алдымда. Ул шулкадәр матур, аны кигәч үзеннән-үзе биеп китәсе килеп тора иде. Киез итеккә яхшы күннән түфли беркетелгән сыман итеп эшләнгән ул. Аны күз алдына китерү өчен сай галош кидерелгән киез итекне искә төшерү кирәк. Алда әйтелгән күнле киез итекләрдә, галош урынына, күн түфли кидертеп куйган сыман ясалган. Ул «түфли» милли орнамент белән бизәлгән. Мин, никадәр генә эзләсәм дә, башкача андый аяк киеме күргәнем булмады. Әнием гүзәллекне сөя торган, матурлыкка гашыйк кеше иде. Аның биек үкчәле түфлиләрен, крепдишин, табигый ефәк тукымадан үзе теккән күлмәкләрен үскәч киеп карый идем. Укытучылы уйнаганда, әнинең шифон шарфларын иңемә салып, балаларга «дәрес бирүем» дә истә. 
Бутый, ягъни резина итек, безнең якларда да магазинга бик сирәк кайта иде. Хәтерлим, башлангыч сыйныфларда укыганда әниләр фланель, мамыклы тукыма эчле кара резин итеккә тамга салалар – кечкенә чүпрәк кисәген тегеп куялар, ә өлкән класста укучылар инициалларын һәм сыйныфын яза. Аяк киемнәре кием элгечтә махсус урынга куела иде. Итеген югалтып яисә алыштырып елап йөрүче балалар да байтак булды ул чорда. Алай да миңа затлы резина итек кию насыйп булды. Универмаг мөдире – Мәкия апа. Аның әтисе Шәйхулла Зиннәтулла улы белән әтиемнең әнисе Шәмсиҗиһан Зиннәтулла кызы бертуганнар. Шулай булса да, туганлык буенча, магазиннан дефицит товар алу гадәте булмады бездә. Мәкия апа һәр атнаны Бүздәктәге товар складына барып әйбер алып кайта иде. Әни, ничектер, универмагка товар кайткан чакка туры килгән. Иң кирәкле әйбер – резина итекләр кайткан икән. Кара яу сыман халык җыелган. Чөнки ул заманда гаиләдә иң кимендә өч бала, күбесендә биш-алты, сигез балалылар да байтак. Ни әйтерсең, җиде йөз хуҗалыклы авыл мәктәбендә 500ләп (700 бала укыган еллар да булды) бала укый иде. Менә шуларның һәммәсенә итек кирәк! Фермада, басу-кырларда эшләүче колхозчыларга, гомумән, һәркемгә дә итек кирәк! 
Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, без бит әле магазинда – итек чиратында. Бер тартманы ачып җибәрсәләр, йә Раббым, фирүзә төсендәге, бик матур резина итек, үзе үкчәле! Авыл халкы гомерендә беренче күрә мондый итекне. Сумала сыман ялтырап торган кара итекләр арасында яткан бу аяк киеменә барысының да күзе кыза. Гомерендә кешегә ялынуны, нидер сорап алуны белмәгән әни: «Кызым районга юнкор (юный корреспондент) мәктәбенә укырга ялтыравыгы ашалып беткән итек киеп барганга бик оялам», – ди. Чираттагы халык шунда: «Мәкия, сат син аны Филзәгә, Зәриябез гәзитләргә яза торган бала. Кемнеке дигәндә, ул – безнеке! Редакциягә матур булып барсын», – диләр беравыздан. Ул заманда редакциягә, анда эшләүчеләргә хөрмәт зур булганлыгын да аңлата бу мөгамәлә, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен дә чагылдыра.
Ул итек, чынлап та, бик матур, ыспай итеп эшләнгән иде. Кунычы балтырга сыланып тора, ә үкчәсе уймаксыман формада, матур итеп ясалган. Мин ул итекне 7, 8нче сыйныфларда укыганда рәхәтләнеп кидем. Аннары, 9нчы класста да укыганда, шундый ук итекнең кап-кара төстәгесен сатып алырга да язган булып чыкты.
Гөлфия апа Әһлиеваның язмасын газетага әзерләгәндә янә үсмерчагыма – әниле, якты өметләр белән тулы, матур хыялларга бай, бәхетле елларга кабат кайткандай булдым. Рәхмәт, Гөлфия апа.

  

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев