Цифрага – волонтерлар белән
14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, аналоглы телеканалларны трансляцияләү туктатылды. Цифрлы сигналларны тотучы җыйланмалары булганнар аны сизми дә калды, ә кемнәргәдер заманча кабул итү приставкасы алырга һәм тоташтырырга туры килде. Андыйлар хәзер цифрлы 20 телеканалны карый.
Күчү чорында кадәр районның барлык авыл җирлекләрендә волонтерлар эшләде. Белгечлеге буенча информатика укытучылары булган волонтерлар йорттан йортка йөреп аналоглы телевидение караучыларны барладылар, цифрлы сигналны кабул итү өчен нинди җиһазлар сатып алу, приставкаларны ничек урнаштыру турында аңлату эшләре алып бардылар.
Цифрлы телевидениегә күчүнең масштаблы чоры узса да, волонтерлар бүген дә эшләрен туктатмый. Тукайлылар арасында әледән-әле сораулар туып тора. Үз гозерләрен алар республикада эшләүче кайнар линия телефонына юллыйлар, «Якты юл» газетасы редакциясенә дә шалтыратулар килә. Гаризалар авыл җирлекләре башлыкларына җиткерелә.
Волонтерларның җитәкчесе Гүзәлия Хәбетдинова сүзләренчә, бүгенгә тукайлылардан барлыгы 24 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның һәрберсе җентекләп каралган һәм йортларга барып проблема хәл ителгән. «Райондашлар приставкаларны ничек урнаштыру, антеннаны ничек көйләү, теләгән каналны ничек табу кебек сораулар белән шалтырата», – ди Гүзәлия Фаязовна.
Әйтик, Сосновый Бор поселогында яшәүче Нина һәм Альберт Макаровлар кабул итү җайланмаларын алдан ук алганнар. Приставка һәм антеннадан торган җыелма 1200 сумга төшкән.
– Җайланмаларны тоташтыра башлагач, моны үзебез генә башкарып чыга алмаячагыбыз, өстәвенә, көйләргә дә кирәклеге ачыкланды. Шунда ук авыл җирлеге башлыгы Тамара Беловага шалтыраттык, волонтерлар килүен сорадык. Бәхеткә, алар озак көттермәде, – ди хуҗабикә Нина Михайловна.
Кнәз авыл җирлегендә ике волонтер эшли – физика укытучысы Валентина Якушева һәм мәктәп директоры Елена Крупнова. Алар, нигездә, гаризалар буенча эштән соң йөри. «Бик ашыгыч булса, эш арасында да барып киләбез. Җаен белсәң, көйләү озак вакытны алмый», – диләр алар. Макаровларның йортында да алар приставканы һәм антеннаны тиз генә тоташтырып куйдылар.
Районда волонтерлар кайнар линиягә гаризалар керү тукталганчы эшләячәк. Цифрлы телевидениегә бәйле сораулар туган очракта, 30-87-54 яки 8-800-222-87-16 номеры буенча шалтырату сорала.
Цифрлы телевидениегә күчкән вакыттагы чыгымнарны каплау өчен аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары да каралган. Төгәлрәге, спутник телевидениесе җиһазларын сатып алу чыгымнарының бер өлешенә компенсация алырга була. Компенсация алу хокукына түбәндәге категория гражданнар ия: күпбалалы гаиләләр; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, бала өчен айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләр; 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче, җан башына уртача кереме 20000 сумнан артмаган пенсионерлар; ялгыз яшәүче инвалидлар; инвалидлар тәрбияләнүче гаиләләр.
Компенсация алу өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүлек Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин тыкрыгы, 1нче йортта (8/3А йорты) урнашкан. 8нче кабинетка түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: соңгы өч ай өчен йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының керемнәрен раслый торган документлар, цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен сатып алынган приставка һәм яки антенна өчен түләүне раслаучы документ. Шулай ук банкта шәхси счетың булу кирәк. Мондый төр компенсацияне бүгенгә 16 тукайлы алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев