Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәҗрибә уртаклашу өчен

Районы башкарма комитеты каршында эшләүче терроризмга каршы комиссиясе әгъзалары Чистай шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайттылар. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин бу тәҗрибә уртаклашуның бик кирәкле һәм файдалы булуын билгеләде.

Тукайлылар Чистай районы мәктәпләрендә булдылар, биредә терроризмга каршы оештырылган чаралар белән таныштылар, алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, районыбыз мәктәпләрендә кулланырга кирәклегенә инандылар. Комиссия әгъзалары шулай ук өйдән торып укучылар белән эшләү тәҗрибәсе белән дә танышты. Тукай районында 37 гаиләдә балалар өйдән генә торып укыйлар. Эшлекле сәфәр, тәҗрибә уртаклашу ике район өчен дә файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев