Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп сәбәп – игътибарсызлык

22 сентябрьдә «Турбина» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты янып бетә. Хуҗа ир-ат бакчада җыештырып йөргәннән соң, сәгать көндезге 1ләр тулганда өенә кереп китә һәм суыткычын удлинитель белән розеткага тыга.

Янгын да шул вакытта чыга. Тикшерүчеләр ут чыгуның сәбәбен нәкъ менә шул удлинительнең төзексезлегендә дип билгели. Йортка ут капканда икенче катта тагын бер ир-ат була. Ул зыян күрүдән тәрәзәдән сикереп котыла. 
«Ивушка» бакчачылык ширкәтендә исә 1988 елда төзелгән мунча янып бетә. Пенсионер хатын-кыз җәй буе бакчада яшәгән була. Ул көнне участогын җыештырып, балалары белән мунча ягалар. Юынганнан соң кичтән шәһәргә кайтып китәләр. Иртән күршеләре аларга мунчалары януын хәбәр итеп шалтырата. Түбә такталарына якын торган тимер торба, кызып торып, такталарга ут кабуга китерә. Бәхеткә, йортка зыян килми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев