Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп критерий – ышаныч дәрәҗәсе

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм-нәре алдыннан Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы Владимир Елисеев үзләренең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 

2020 елның тугыз аенда эчке эшләр бүлегендә алынган хәбәрләр саны 9 меңнән артып китте. 
Явыз ният белән кеше сәламәтлегенә зыян салу, талау, урлау кебек җинаятьләрне ачу 100 процент тәшкил итте. Мисал өчен, Круглое Поле – Бәтке автомобиль юлында 11 февральгә каршы төндә такси йөртүчегә һөҗүм булганлыгы турында хәбәр алынган иде. Озак та үтмәстән, әлеге җинаять ачылды. Безнең хезмәткәрләр таксистның хәбәре дөрес булмавын ачыкладылар һәм ул үзе җаваплылыкка тартылды. Шул ук көнне Түбән Суыксуда билгесез кешеләр полиция хезмәткәре машинасына ут төрткәннәр иде. Урындагы дәлилләр буенча җинаятьчене табып җаваплылыкка тарту мөмкин булды. 
Быелның май һәм август айларында тагын ике җинаять ачылды. Берсе – Боровецкий урманында Казаннан килгән бер хатын-кызны көчләү турында. Икенчесе М-7 юлында такси йөртүчегә кораллы һөҗүм. Соңгы очрак буенча читтән килгән кешеләр тоткарланды, аларның берсе балигълык яшенә җитмәгән иде. 
Кәрәзле телефоннар кулланучы алдаркараклар һәм электрон янчыклардан акча урлаучылар җәмгыятебез өчен проблемалар тудыра. Бу юнәлештә эшләүче төркем уңай күрсәткечләргә ирешә. 
Наркотик матдә-ләр һәм корал әйлә-нешенә каршы җитди эш алып барыла.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы күләмле эшләр башкарыла. Кызганычка каршы, Тукай районында битлек кию тәртибен бозган өчен бер меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылды. Бүген бу юнәлештә эшләү өстенлекле булып кала. Ялгышлар җибәрмәс өчен, бар кешегә дә Роспотребнадзор куйган таләпләрне үтәргә киңәш итәбез. 
Чит илдән килү-челәр, гражданлы-гы булмаган кешеләр даими күзәтелеп тора. Полиция хез-мәткәрләре чит ил гражданнары тарафыннан РФ территориясендә яшәү режимы бозы-луның 236 очрагын ачыклады. Законсыз миграция оештыру очраклары буенча дүрт җинаять эше кузгатылды. 
Җәмәгать тәр-тибен саклауга халыкны җәлеп итү, дружинниклар белән бергәләп эшләү, көндәлек патруль хезмәте дә безнең эшебездә мөһим урын алып тора. Бүген безнең ярдәмчеләребез 100 кешедән артып китә. Алар булышлыгы белән төрле юнәлешләрдә дистәләрчә беркет-мәләр төзелде. 
Күрсәткечләребез никадәр генә югары булса да, хезмәтебезгә төп бәя – халыкның эчке эшләр органнарына ышанычы. Тукай районында яшәүчеләр безгә ышана һәм безнең өчен бу бик кыйммәт. Мин барлык хезмәт-тәшләремне, ветераннарыбызны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, күтәренке күңел, чыдамлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев