Төп эшебез – теркәү
Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен демографик вазгыять билгели, дип саный Тукай районы гражданлык актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина. Без аның белән райондагы демографик хәл турында сөйләштек.
– Эльвира Ринатовна, демографик вазгыять буенча безнең республика Россиядә алда торучы егерме төбәк арасына керә һәм Идел буе федераль округында беренчелекне тота. Тукай районында хәл ничегрәк соң?
– Безнең районда халык саны артуга таба бара. Моңа, беренчедән, миграция йогынты ясый. Икенчедән, соңгы вакытта балалар да күбрәк туа. Бу райондагы тормыш дәрәҗәсен турыдан-туры чагылдыручы фактор. Ләкин Татарстанда демографик вазгыять киеренке санала, гәрчә 2019 елда туучылар үлүчеләрдән 238 кешегә күбрәк булса да. Узган ел республикада 43180 бала дөньяга килде, тик бу 2018 елгыдан 7,5 проентка ким.
Ә менә быел хәлнең уңайлануына өмет итәбез. Узган ел беренче кварталда безнең ЗАГС бүлегендә 26 бала теркәлгән булса, быел аларның саны 45. Чынлыкта туучылар тагын да күбрәк. Әйтик, район үзәк дәваханәсе педиатрлары узган елның беренче өч аенда 66 баланы, быел 94 баланы исәпкә алды. Районның ЗАГС бүлегендә теркәлгән балалар саны азрак, чөнки күпчелеге шәһәр ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан исәпкә алына. Тукай районында яшәүче әни кеше баласын Чаллы бала тудыру йортында таба һәм шунда ук таныклык та алып чыга. Закон буенча, әти-әниләре баланы туган урынында да, үзләренең яшәү урынында да теркәргә хокуклы. Чаллы роддомында шәһәр ЗАГСы хезмәткәре утыра. Бу әни кеше өчен уңайлы: документны шунда ук әзерләп бирәләр. Ягъни безнең районда туган балалар Чаллыныкы булып исәпләнә. Шунысы бәхәссез: районда туучылар саны рәсми күрсәткечләрдә китерелгәннән күбрәк!
– Хәлне үзгәртү өчен нишләргә соң?
– 1996 елга кадәр яңа туган сабый әти-әнисе пропискасы буенча теркәлә, һәм саннар чынбарлыкка туры килә иде. Хәзерге шартларда безгә үзебезнекеләрне җәлеп итү, кызыксындыру юлларын эзләргә кала. Беренче чиратта, әти-әниләрнең патриотлык хисләрен уяту. Балаларын үз туган авылларында теркәргә теләп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әйтик, Бордыда, Иске Гәрдәледә шундый кешеләр яши. Туган туфрак, газиз җир дигән төшенчәләр бар, яшь вакытта уйланмаса да, олыгая төшкәч кеше аларның мәгънәсен һәм кыйммәтен аңлый башлый.
Йөкле хатын-кызларга да бу турыда искәртәбез. Социаль челтәрләрдә Тукай районының булачак әниләре төркемендә «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, район үзәк дәваханәсенең психологлары белән бергә әңгәмәләр оештырабыз, киңәшләр бирәбез. Бәбиләгән әниләргә котлаулар җибәрәбез. «Сезне Тукай ЗАГСында көтәбез!» – дип чакырабыз.
Чаллының беренче бала тудыру йортында безнең реклама-мәгълүмат тактасы бар. Анда бөтен координатларыбызны күрсәттек. Туу турында таныклык өчен махсус тышлык әзерлибез. Аннары, хатын-кызларыбыз белеп торсыннар иде: без документларны бик тиз, 15 минут эчендә, әзерлибез, чиратсыз тапшырабыз. Баланың туган урынын да, ата-анасы теләге белән, «Яр Чаллы шәһәре» дип күрсәтә алабыз.
– Димәк, үзебезнең нәниләрне район ЗАГСы вәкиле бала тудыру йортында теркәп барса, саннар бүтән төрле булыр иде...
– Чаллы шәһәр роддомына бер хезмәткәребезне утырту өчен рөхсәт алырга тырышып тиешле инстанцияләргә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп карадык. Мөмкинлек юк, диләр. Безнең территориаль үзенчәлегебез – административ үзәк һәм бала тудыру йорты булмау – безнең ЗАГС бүлеге файдасына түгел.
– Шул ук вакытта Тукай районында яшәүчеләр саны артуга таба бара.
– Узган ел 40633 кеше исәпләнә иде, быелның 1 январена 42 меңнән артып китте. Халык саны нигездә шәһәрдән авылларга күченеп яши башлаучылар хисабына арта. Хәзер бит кешеләр үз йортлары белән яшәргә омтыла. Авылларда уңай шартлар тудырыла.
Ил һәм республика күләмен-дә демография проекты кысаларында кертелә торган яклау чараларының йогынтысы уңай. Бездә икенче һәм аннан соңгы балалар туу очраклары, башка районнар белән чагыштырганда, күбрәк: сабыйларның 40 проценты гаиләләрдә икенче, өченче булып дөньяга килә. Күптән түгел генә Суровкадагы бер гаиләдә алтынчы баланың тууын теркәдек. Узган ел Кнәздә бер гаиләдә унынчы сабый дөньяга аваз салды. Илкүләм проектлар гамәлдә булганда, яшь хатын-кызлар икенче яки өченче баласын табуны озакка сузмый, чөнки дәүләт, хөкүмәт ярдәменә ышанычы бар.
– Баланың тулы гаиләдә тууы һәм тәрбияләнүе мөһим. Никахлашучылар саны кайсы якка үзгәрә?
– Гражданлык актларын теркәү бүлегендә эшли башлаганыма чирек гасыр. Төрле вакытлар булды, ә менә соңгы елларда хәл уңай якка үзгәрде. Кәбисә ел булгач, быел никахлашучылар азрак булыр дип сагаебрак торган идек. Шөкер, аларның саны узган елгыдан артып китте. Быел «20.02.2020» датасы «план тутырырга» ярдәм итте, бу көнне никахлашу өчен ярты ел алдан гариза биреп куючылар булды.
Безгә Тукай районында гына түгел, Чаллыда, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килә. Бик теләп кабул итәбез, чөнки Россия территориясендә яшәүчеләр теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә никах теркәргә хокуклы. Быел никахлашучылар арасында Ижау, Киров, Алабуга, Чайковск калаларында, хәтта Калуга өлкәсендә яшәүчеләр бар. Чит ил кешеләре белән дүрт никахны теркәдек.
Никахлашу бездә түләүсез. Электрон чират һәрвакыт ачык. Чакырабыз, көтәбез, мөмкин булганча игътибар күрсәтәбез.
Шуны да әйтәсе килә: аерылышулар узган елның өч ае белән чагыштырганда кимрәк. Дөрес, күпкә түгел, ләкин ел дәвамында шушы тенденция сакланса, яхшы булыр иде. Бүген тормыш катлауланды, әмма тулы гаиләләрнең сынауларны җиңелрәк узуы билгеле.
– Эльвира Ринатовна, ЗАГС – кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларда катнаша торган дәүләт органы. Кыскача гына көндәлек хезмәтегез турында әйтеп китегез инде.
– Безнең бурыч – кеше дөньяга аваз салганнан алып мәңгелеккә озатылганчы аның гражданлык-хокукый статусын документлаштыра бару. Без сабыйның дөньяга тууын, ата булуны раслауны, уллыкка (кызлыкка) алуны, ир белән хатын берлеген, төрле сәбәпләр аркасында исем алмаштыруны, аерылышуны һәм кешенең вафат булуын теркибез. Актлар архивта йөз ел саклана, аннары ТР милли архивына тапшырыла. Хәзерге вакытта безнең архивта 160 мең акт бар, алар 1922 елдан башлап язылган. Иске гарәп, латин графикасы белән кулдан тутырылган 30 мең документ саклана. Шул актлар нигезендә яңа таныклыклар бирәбез, документларда киткән хаталарны төзәтәбез. Архив фондын электрон саклауга күчерәбез.
Болардан тыш, гаиләләрне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрәбез. Халыкара гаилә көне, Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне, Республика көне, Ана көне уңаеннан районда төрле чаралар оештырыла. Быел ТАССР оешуның 100 еллыгына 1 нче һәм 100 нче парны теркәү тантаналары үткәрәбез. 1 нче һәм 100 нче булып туган нәниләрне тәбриклибез. Хезмәтебез кеше мәнфәгатьләрен яклауга, тормышыбызны мәгънәле итүгә юнәлдерелгән.
Озак еллар бергә яшәүче парларны тәбрикләү матур традициягә әверелде. Быел гына да 50 елдан артык бергә яшәүче 16 парны хөрмәтләдек. Тукай районында шундый гаиләләр булуына без бик шат. Ныклы гаиләләр – районыбызның горурлыгы һәм тоткасы.
/ фото ЗАГС бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев