Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тоз "ак үлем" генә түгел, дару да!

Бер кап тоз сатып алганда без аның чын дару булуы турында уйламыйбыз да. Ә бит юкка! Тоз белән күптөрле чирләрдән дәваланырга була.

Үкчәләрдә сөял булганда 3 әче борыч кузагы һәм 1 тәлинкә эре тозга 0,5 литр аракы салып, 5 тәүлек төнәтегез һәм чүпрәкне чылатып кую өчен файдаланыгыз.



Таска 1 литр яңа кайнап чыккан су һәм 3-4 аш кашыгы тоз салып болгатыгыз. Су бераз суынгач, аякларыгызны тыгып утырыгыз. 2-3 тапкыр дәвалангач, хәлегез яхшырыр.



Тырнак һәм аяклардагы гөмбәчек авыруы булганда да тоз ярдәмгә киләчәк. Моның өчен йокларга ятар алдыннан юып корытылган аякларыгызга тоз сибеп, бәйләвеч белән бәйләгез дә, оекбашлар киеп, йокларга ятыгыз. Шулай 2-3 тапкыр дәвалану чирдән котылырга ярдәм итәр.



Ашказаны авыртканда куе тоз эремәсен (1 стакан суга 1 бал калагы) берничә йотым эчү дә ярдәм итәр.

Сәламәт булыгыз!





Фото: /hi-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев