Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак инспекциясе тикшерүгә чыкты

Торак йортларда капиталь ремонт уздыру буенча региональ программаны гамәлгә ашыру кысаларында быел Тукай районының Калмаш, Круглое Поле, Мәләкәс авылларында күпфатирлы йортларның түбәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды.

Биредә «Эскада» подряд оешмасы белән йомшак япмалы түбәләр кыеклап эшләнгән, вентиляцияләнүче түбәләргә алыштырылды. Сосновый Бор, Мусабай-Завод авылларында да түбә ябу эшләре бара.

Яңа поселогындагы Молодежная урамы буенча урнашкан 22нче йортның фасадын да тәртипкә китергәннәр. Торак пунктлары буенча эшләр җәмгысы 31 миллионнан артык сумга башкарылган дип хәбәр итә Чаллы районара торак инспекциясе.

Сишәмбе көнне инспекциянең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ләйсән Закирова һәм «Эскада» подряд оешмасының директор урынбасары Илшат Хәбибуллин белән без Сосновый Бор, Мусабай-Завод авылларына бардык. Биредә капиталь ремонт барышын тикшерү вакытында торак инспекциясе белән подрядчы ягыннан эшләрне оештыру, башкару вакытына кагылышлы бозулар ачыкланды. Урынга барып, төзекләндерү объектларын карап чыкканнан соң, подряд оешмасы белән тикшерү барышында әйтелгәннәр игътибарга алынып, проект-смена документлары буенча эш дәвам ителәчәге әйтелде. Шулай ук подряд оешмасы вәкиле бу атна ахырына түбәләре ясалучы йортларда эш тәмамланачагын да вәгъдә итте.

Юл уңаеннан, инспекция белгече Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамындагы 24нче йортта төзекләндерелгән түбәне дә карап чыкты. Ул биредәге ремонт эшләренең смета кысаларында йөз процент башкарылуын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев