Торак алганда 260 мең акчаны кире кайтарырга була
Республикада милек сатып алучылар байтак. Ул сумманы өлешчә кире кайтарып була. Салымны кемнәр түләргә тиеш, ул кайсы очракта кайтарыла, аның нинди нечкәлекләре бар? Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән шул хакта сөйләштек.
– Мөнир Әмирович, сүзне салым түләүдән башласак, милекне саткач, декларация тутырганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Әйтик, машина кую урыны өчен салым кадастр бәясенең 70 проценты күләмендә алына. Кайбер очракта торакны һәм башка милекне сатканда, салымнан качу өчен бәяне киметеп язалар. Килешүдә ничек язылган булса да, анда күрсәтелгән сумма саткан милекнең кадастр бәясенең 70 проценты белән чагыштырыла. Кайчакта дүрт бүлмәле фатирны сату бәясен килешүдә 1 миллион сум дип күрсәтәләр. Юкса андый зур фатир берничек тә алай арзан була алмый. Кадастр бәясе 4 миллион сум торса, фатир хакыннан салым шуның буенча түләтелә. Физик затка милек сатып алганда кадастр бәясен белү бик мөһим дә түгелдер, ә саткач, декларация тутырганда, ул хакта искә төшерәчәкләр. Кеше декларацияне теләсә ничек тутырырга мөмкин, ләкин шик уятканда, өстәмә тикшерү үткәрелә. Хакны дөрес күрсәтүчегә сорау булмый, хилафлык күрсәк, ул хакта җиткерәбез.
– Салым түләүдән тыш, аны өлешчә кайтару – вычет алу мөмкинлеге дә бар. Милек өчен салым вычеты алу тәртибен аңлатсагыз иде?
– Торак – йорт, фатир, бүлмә сатып алучылар арасында салым вычетын кайтаручылар елдан-ел арта. Салым кодексында язылганча, торак милкенең 2 миллион сумына кадәр вычет ясала. Шуның 13 проценты, ягъни 260 мең сумын кайтару мөмкинлеге бар. Торак сатып алсаң да, аны өлешләп төзесәң дә, кайтарылучы сумма шул күләмдә. Бу кагыйдә социаль һәм башка төр ипотека йортларына да, беренчел һәм икенчел торакка да кагыла. Аларны сатып алгансың икән, милек суммасы чигереләчәк.
– Бу очракта кешегә нинди таләпләр куела?
– Милекне сатып алучы физик затның рәсми теркәлеп эшләве һәм ай саен 13 процент салым түләп баруы кирәк. Аны кеше яшәү дәверендә бер тапкыр кайтара ала. Торак өчен түләү Ана капиталы сертификаты аша башкарылса, салым кайтарылмый. Салымны милек сатып алып, аны теркәткән елдан кайтару каралган. Әйтик, кеше 2019 елда фатирлы булган икән, акчаны шул елдан кайтара башлый. Аның өчен каядыр теркәлеп эшләве кирәк. Салымны күпме кайтару хезмәт хакына бәйле. Әгәр ул елга 2 миллион сум чыга икән, 260 мең сумны бер ел эчендә кайтарып бетерә аласың. Аның өчен 2019 елга З-НДФЛ формасында декларация тутырасың. Хезмәт хакы елга 500 мең сум чыкса, тиешле сумманы – 4, 250 мең сум икән, 8 елда кайтарып бетерәчәксең. Ул еллар өчен документлар тапшырып йөрергә туры киләчәк.
– Кеше рәсми теркәлеп эшләмәсә һәм 13 процент салым түләмәсә?
– Түләүле торак өчен аңа бер тиен дә вычет кайтармаячаклар. Бу аңлашыла да, үзең түләгән салымны гына кире кайтарып була. Декларация тутырып, вычет кайтару ул – хокук. Аннан кеше файдаланырга да, файдаланмаска да мөмкин. Ә менә аерым физик затлар өчен декларация тутырып тапшыру – бурыч. Ул 3-НДФЛ декларациясе белән бәйле. Бездә тутырырга тиешлеләрнең исемлеге бар. Быел 2019 елда алган табышлары өчен декларация тутыралар. Болар – шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр, милекләрен арендага тапшыручылар, милек сатучылар һәм башкалар. 2019 елда йорт, фатир, бүлмә, җир кишәрлеге, гараж һәм башка милек сатучы (ул милек аның исемендә биш елдан азрак булса) декларация тутыра. Монда милек теркәлгән көннән алып саткандагы датага карыйлар. Аны тапшырып бетерү 30 апрельгә билгеләнгән иде. Быел пандемия аркасында, ул 30 июльгә кадәр озынайтылды. Декларацияне вакытында тапшырмаган өчен санкцияләр каралган. Аның минималь күләме – 1 мең сум, максималь суммасы күпме соңаруга һәм салым түләүгә бәйле. Декларация нигезендә салым түләү 15 июльдә төгәлләнде.
– Сезгә фәлән кеше фатирын, машинасын сатты яки арендага биреп тора, дип хәбәр итүчеләр юкмы?
– Аерым кешеләр ул хакта хәбәр итмәсә дә, оешмалар арасында мәгълүмат алмашу бар. Физик затларның кайчан, нинди милек сатуы турында беләбез. Аларга кисәтү кәгазьләре җибәрәбез. Фатирын арендага бирүче дә, вакыт чыкканчы ук салым түләргә тиеш. Соңаручылар кисәтелә, штрафка тартыла. Эш судка барып җитәргә мөмкин.
– Яңа коронавируска бәйле чирләрдән күп кеше өендә дәвалана һәм даруларны үз акчасына сатып ала. Бу акчаны кире кайтарып буламы?
– Даруларны сатып алган очракта, салымның бер өлешен – гомуми чыгымнарның 13 процентын кире кайтарып була. Аның шарты бар: табиб язган рецептка алган препаратларга гына салым кайтарыла. Рецептта салым органнарына бирергә тиешлекне аңлаткан штамп, даруханәдә препарат сатып алганга товар чегы булырга тиеш. Аның өчен 3-НДФЛ формасындагы декларация тутырыла. Эш урыныннан 2-НДФЛ формасындагы белешмә кирәк булачак. Гыйнвардан декабрьгә кадәр чекларны саклап барасың. Түләп теш дәвалату да, шундый ук социаль ташламага керә. Хосусый клиникаларда алган түләүле медицина ярдәме өчен дә, 13 процент вычет кайтарыла. Бер чикләү бар: ул социаль ташламаның күләме елга 120 мең сумнан артмаска тиеш, ягъни 120 мең сумнан 13 процентка вычет ясала. Исәп буенча – 15 мең 600 сум. Хосусый клиникада дәваланганда, вычет алу өчен ул оешма белән килешү төзелә, оешмадан лицензия күчерелмәсе, дәваланган өчен түләгән сумма чегы бирелә. Курорт-шифаханәдә дәвалану да шуңа керә. Социаль ташламага караган вычетны өч ел эчендә кире кайтарып була.
– Югары уку йортында түләүле бүлектә укучыларга салым ничек кайтарыла?
– Ул чагында да, социаль ташлама каралган. Бер балага елга 50 мең сумнан вычет ясала. Ата-ана баласын түләп укыта икән, түләнгән суммадан 13 процент үзенә кайта. Бу – 6 мең 500 сум. Декларация бирер өчен, бала белем алучы уку йорты белән килешү төзелергә, вузның лицензиясе булырга, түләүне раслаучы квитанция бирелергә тиеш. Шунда студентның туу турындагы таныклык күчерелмәсен дә беркетәләр. Үткән ел көндезге бүлектә укыды, дигән белешмә дә кирәк, чөнки көндезге бүлектә укучыларга гына салым кайтарыла.
– Хәзер күп нәрсә интернет аша эшләнә. Декларацияне онлайн тутыру авырлашмадымы?
– Декларация тутыруның берничә юлы бар. Аның нечкәлекләренә компьютерда эшләүчеләр тизрәк төшенәчәк. Иң уңайлысы: Россия Федераль салым хезмәте сайтында физик затларның «шәхси кабинет»ы дигән сервис бар. «Шәхси кабинет» ачу өчен теләсә кайсы салым инспекциясенә барып, логин, пароль алырга кирәк. Анда барлык мөлкәтеңне, түләгән салымнарны, бурычларны күреп була. Декларацияне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тутырып, милек салымнарын түли аласың. Бу эшне «Декларация – 2019» программасы буенча да башкарырга да мөмкин. Аны тутырып, почта аша җибәрәләр яки салым инспекциясенә илтәләр. Салым инспекцияләрендә дә, компьютерлар урнаштырылган, декларацияне анда да тутырырга рөхсәт ителә. Үзең бу эшне башкара алмасаң, якыннарың булыша ала. Сораулар туса, салым органнарына шалтыратып, белешергә мөмкин.
Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев