Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке тарттың ни, сервелат ашадың ни...

50 грамм ысланган сервелаттагы канцерогеннар күләме 1 кап тәмәкедәге кадәр.

Кызыл иттән эшләнгән продуктларны даими ашау онкологик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта онколог, профессор Александр Серяков белдерде.

«Чи килеш ысланган колбаса - иң куркынычы. Ысланганда күп кенә зарарлы матдәле төтен бүленеп чыга. Бу продуктта канцероген активлыкка ия булган тагын бер матдә — бензопирен булырга мөмкин. Ул агач термик таркалганда барлыкка килә", - диде Серяков "Прайм" агентлыгына.

Кызыл ит һәм аны эшкәртү продуктлары яман шеш үсешенә нык йогынты ясый, дип билгеләде табиб. Көн саен 50 грамм сосиска, казылык, сарделька яки ит консервлары куллану юан эчәкнең яман шешенең үсеш куркынычын 18 процентка арттыра, дип ассызыклады табиб. Серяков иң зарарлы ит продуктлары дип ыслау, тозлау яки консервация ысуллары кулланыла торган продукцияне атады.

Күптән түгел табиб-диетолог Марина Макиша шашлыкны яман шеш китереп чыгарырга сәләтле продукт дип атаган иде. Кызыл ит белән мавыгу, шулай ук, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешенә китерә, дип хәбәр итте 360 телеканал Америка галимнәренә сылтама белән.

Фото: zozy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев