Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләми калып булмый

Чүп җыю матавыклары инде артта калды кебек. Машина капка төбеннән үк алып китә, рәхмәт әйтеп кенә утырасы. Әмма зарланырга барыбер сәбәп табыла инде ул. Чүбең булмаса да түлисе бит дип канәгатьсезлек белдерүчеләр бар. Дөрес, кайберәүләрнең чүбе бик аз җыела, ләкин айлык түләү күләмгә бәйләнмәгән, пропискада торасың икән, түләми чараң юк. 

Чүп-чар җыюның яңа системасы буенча, хәзер акча квадрат метрлар исәбеннән түгел, җан башыннан чыгып исәпләнә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ай саен кеше башына 71,95 сум түләсә, шәхси йортларда яшәүче һәркем 78,05 сум түләргә тиеш. Ә менә беркем дә яшәми торган йортка түләү кәгазе килүне ничек аңларга? Редакциягә мөрәҗәгать итүче Әмирҗан Галимҗанов шул мәсьәләгә ачыклык кертә алмый икән. Һәм, иң мөһиме, ни өчен квитанция аның моннан җиде ел элек вафат булган әтисе исеменә язылган? 
Сөйләвенчә, Оргыды авылындагы әтисеннән мирас булып калган йортка Әмирҗан Галимҗанов шәһәрдән җәй көннәрендә генә кайткалап йөри. Әтисе 2012 елда вафат, шуннан бирле йорт-җир буш, беркем дә яшәми, пропискада торучы да юк. Утка-суга, тотылган кадәр, ел дәвамында түләп килә. Ә менә чүп түккәнгә 2019 ел дәвамында бер мәртәбә дә квитанция алганы булмаган. 2020 елның январь аенда түләү кәгазе китергәннәр: каты көнкүреш калдыклары чыгарганга узган ел өчен 936 сум исәпләнгән. Ләкин аны иң гаҗәпләндергәне шул: исәп-хисап ясау кәгазе моннан җиде-сигез ел элек гүр иясе булган әтисе Галимҗан Садыйков исеменә тутырылган! Редакциябезгә килеп кергән Әмирҗан әфәнде шулкадәр гасабилана иде. Күрәсең, ул моны әтисенең рухын кимсетү итеп кабул иткән.
Үзенә кагылышы булган чүпкә түләү проблемасының очына чыгу максатыннан, ул әтисе Садыйков Галимҗанның 2012 елның 10 апрелендә вафат булуы турында турындагы таныклыкны, авыл җирлегеннән «йортта беркем дә яшәми» дигән белешмә алып, дөреслек эзләп чыгып киткән. Татарстанның көнчыгышындагы 22 районга һәм Чаллы шәһәренә хезмәт күрсәтүче «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ул «буш торган йорт өчен түләү санала» дигән җавап алган. Чынлап та, «Торак кодексы» һәм РФ Хөкүмәтенең 354нче карары (06.05.2011ел) белән расланган «Күпфатирлы йортларның һәм торак йортларның милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре» буенча, квартира яки йорт буш торса да, милек иясе аннан чүп чыгарганга бер кешегә исәпләнгән сумманы түләп барырга тиеш. 
Әмирҗан Галимҗанов та түләүгә каршы түгел. Аны бары бер сорау борчый: ни өчен квитанцияне аның үз исеменә язып китермәгәннәр? Бу хакта анык кына җавапны «Гринта»дан да, «Татэнергосбыт»тан да ала алмагач, ул безнең редакциягә сугылырга булган.
Әмирҗан Галимҗановичны борчыган төп сорауга ачыклык кертүен үтенеп, без чүп җыю һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче «Мехуборка» компанияләр төркеме вәкиле Екатерина Уткина белән элемтәгә кердек. «Мондый очраклар бар. Сәбәп – «Росреестр»да мәгълүматның яңартылып бетмәвендә, – дип аңлатты Екатерина Алексеевна. – Хәзерге вакытта исемлекләр тикшерелә, яңадан барлана. Билгеле, бу эш озаккарак сузыла, чөнки тормышта үзгәрешләр һәрдаим булып тора бит. Әгәр дә тизләтергә теләүчеләр бар икән, үзләре документлары белән авыл җирлекләренә яки «Росреестр»га мөрәҗәгать итә алалар».
Аңлашыла кебек: чүп чыгарган өчен түләмичә калып булмый. Һәм, озаккарак сузылса да, милек хуҗалары турындагы мәгълүмат яңартылып тәртипкә салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев