Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүләрне Пенсия фонды бирә башлады 

Элек социаль яклау органнары, Роструд билгеләгән һәм түләгән кайбер компенсация һәм пособиеләрне быелның 1 январеннан ТР Пенсия фонды бирә башлады. Шул рәвешле, федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, Россия Пенсия фонды кайбер социаль ярдәм чараларын башкару буенча яңа функцияләрне, вәкаләтләрне үз өстенә алды. 

Сүз биш категория гражданнарга бирелә торган түләүләр. Болар: 
– балалары булган, эшләмәүче гражданнар;
– радиация нурланышы алган алган затлар;
– реабилитацияләнгән затлар;
– транспорт чарасы булган инвалидлар (инвалид балалар);
– Пенсия фонды аша пенсия белән тәэмин ителә торган хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары.
Балалары булган кешеләргә Пенсия фонды аша түбәндәге түләүләр бирелә башлаячак: 1,5 яшькә кадәр бирелә торган акча, ликвидациягә эләккән оешмаларда эшләгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала тапканнан соң бирелә торган түләү, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләрнең авырлы хатыннарына түләнүче акчалар. Бу түләүләрне инде ала башлаган гражданнарга Пенсия фондына килеп йөрергә кирәкми, акчалар шул ук, алдан күрсәтелгән реквизитларга күчә торачак. 
Әгәр дә гражданинның теге яки бу түләүне алырга хокукы бар, ләкин ул алардан әле файдаланмаган икән, ул хәзердән үк Пенсия Фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. 
Түләүләргә бәйле сорауларга җавап алу өчен  шулай ук 8 800 6-000-000 номерлы бердәм контакт-үзәккә бушлай шалтыратырга яки www.pfr.gov.ru Пенсия фонды сайтына керергә була

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев