Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүләрне интернет аша рәсмиләштереп була

Социаль ярдәм чараларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша рәсмиләштерү күпкә уңайрак һәм бу вакытны да янга калдырырга ярдәм итә. 

Бүгенге көндә түбәндәге төр ярдәм чараларын интернет аша рәсмиләштереп була: балалар бакчасына түләүнең төп һәм өстәмә компенсацияләрен, балага айлык пособие, күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташлама, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга транспортта йөрү өчен субсидия, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дарулар алуга субсидия, инвалидларга айлык түләү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия-ташлама.
Әлеге түләүләрне рәсмиләштерү өчен РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булу шарт. 
Теркәлү тәртибе белән районның рәсми сайтында танышырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев