Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүле ял көннәре

Хәбәр ителүенчә, Президент ял көннәре турындагы указга кул куйды.

«2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр, хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр билгеләргә", — диелә Кремль сайтындагы хәбәрдә. Шул ук вакытта хакимият органнары һәм башка оешмалар әлеге чорда тиешле структураларның эшчәнлеге өчен җавап бирүче хезмәткәрләр санын мөстәкыйль билгеләргә тиеш.

Русиядә 1-10 май көннәрен ял итеп билгеләү чарасы илдә коронавирусның яңа дулкынын кисәтү сыйфатында тәкъдим ителде. Русия Президенты Владимир Путин "Роспотребнадзор" башлыгы Анна Попованың әлеге идеясен хуплады.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков, русиялеләргә 11 майда эшкә чыгарга кирәк булачак, дип ачыклык кертте. Әмма социаль челтәрләрдән файдаланучылар бу яңалык аркасында ике лагерьга бүленгән. Берәүләр озын ялларга шатлана икән, икенчеләре, бу идеянең тискәре яклары да күп, ди.

Фото:pixabay.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев