Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тизлек үлчәү приборына зыян салганнар

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена хокук бозулар турында 203 хәбәр кергән. 6 җинаять эше кузгатылган. Шуларның берсе – хулиганлык очрагы буенча.

Әлеге факт 19 сентябрь көнне теркәлә. Билгесез ике ир-ат Яр Чаллы – Сарман трассасында тизлек үлчәү приборын саклаучы машина янына киләләр. Алар руль артында утыручы ир-атның йөзенә огнетушитель белән сиптереп, автомобиль көрәге белән машинаның алгы тәрәзәсен ваталар. Шуннан соң әлеге дә баягы автомобиль көрәге белән тизлек үлчәү приборының алгы пыяласына сугалар. Теләкләренә ирешкәннән соң әлеге ир-атлар җинаять урыныннан качып китәләр. Оператив эзләү вакытында әлеге җинаятьтә гаепле дип шикләнелгән ике ир-ат тоткарлана. Алар Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр, берсенә – 30, икенчесенә 36 яшь. 
Ике җинаять эше законсыз рәвештә наркотиклар саклауга һәм корал йөртүгә бәйле. Беренче очракта Яр Чаллының «Чулман» ягулык салу станциясе янында ике чаллылы тоткарлана. Алардан хокук сакчылары ике пакет наркотик матдәләр алалар. 
Икенче очракта «Лада Приора» автомобиленнән кулдан ясалган утлы корал табыла. Ул Чаллыда яшәүче 45 яшьлек ир-атныкы була. Хокук бозучы аны районның бер бакчачылык ширкәтендә ясаган була. 
Чираттагы җинаять эше үтерү белән янаган өчен кузгатылган. Новотроицкоеда яшәүче 49 яшьлек ир-ат ызгыш-талаш вакытында бергә яшәүче 40 яшьлек хатын-кызны сәнәк белән кадыйм дип куркыткан. 
Чит кеше милеген урлауның бер факты теркәлгән. «Биклән» җитештерү кооперативына чит республикадан эшкә килгән 50 яшьлек эшче салам бәйли торган өч шпагат урлап саткан.
Һәм тагын бер җинаять эше – Шилнәбаш авылында яшәүче, административ күзәтүдә торучы 41 яшьлек ир-ат үз иреге белән яшәү урыныннан киткән. Ул суд билгеләгән чикләүләрне инде берничә мәртәбә бозган. 
ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 230 очрагын теркәгән. Аларның күпчелеге – 78е куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Шулай ук ОСАГО полисын кирәк дип санамаучылар күп – адыйлар 39 кеше булган. Узган атнада инспекторлар исерек килеш руль артына утырган 4 йөртүчене туктатканнар. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев