Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиеңә бүләк яса!

Минем әти – ул яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, терәгебез дә. Нәкъ менә шундый сүзләрдән башлар иде һәркем үз әтисенә әйтәсе килгән котлау сүзләрен. Үскән нигезебезнең тоткасы булган әтиләребез, аларның илебезгә күрсәткән батырлыгы, хезмәттә ирешкән уңышлары, яраткан шөгыльләре хакында горурланып сөйли алабыз.

Ник соң әле шул хакта газета битләрен тутырып язмаска? Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шушы бәйрәм алдыннан аларны шатландырып, күңелләрен күрсәк иде. Бәйрәмгә санаулы көннәр калды, урыннар саны да чикле. Беренчеләрдән булып әтиеңне, бабаңны яки абыеңны котларга теләсәң, редакциябезгә рәхим ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев