Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терроризмга каршы җыелыш

Тукай районының терроризмга каршы комиссиясе, Башкарма комитеты утырышлар залында, район территориясендә террористик куркынычларны булдырмау һәм профилактикалау буенча  утырыш уздырды. Җыелышны Тукай муниципаль районы башлыгы, районның терроризмга каршы комиссиясе рәисе Фаил Камаев алып барды. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашу вакытында түбәндәге сораулар каралды:
- "Тукай муниципаль районы территориясендә" Россия көне"нә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын ныгыту һәм террористик актларны булдырмау өчен өстәмә чаралар турында";
- "2022 елда балалар өчен җәйге ял итү урыннарын терроризмнан саклау турында";
- "Гражданнар күп булган урыннарда, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук күпфатирлы йортларда видео-мониторинг системасын үстерү турында";
«О состоянии антитеррористической защищенности мест массового пребывания людей, потенциальных объектов террористических посягательств и мерах по ее усилению»;
- "Күпләп кешеләр килгән урыннарда тероризмны булдырмау өчен чараланың торышы, потенциаль террористик һөҗүм булырга мөмкин объектларны ныгыту чаралары турында";
- "Мәгълүмат чаралары һәм аңлату төркеме алып барган профилактик эшне камилләштерү турында";
- "Түбән Суыксу авыл җирлегендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре , шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлеге территориясендә торучы мигрантлар белән эшләр турында";
- "Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия күрсәтмәләренең үтәлешен контрольдә тотуның торышы һәм Тукай муниципаль районының терроризмга каршы комиссиясе карарлары һәм гамәлгә ашырылган күрсәтмәләрнең тулылыгы һәм тәкъдимнәр кабул итү турында. ".
 Чыгышлар һәм дискуссияләр нәтиҗәләренә нигезләнеп, каралган һәр сорау буенча карарлар кабул ителде. Терроризмга каршы комиссия рәисе Фаил Камаев подъездларда һәм ишегалдында тәүлек буе контрольне тәэмин итү өчен күпфатирлы йортларда видео мониторинг системасын үстерүгә аеруча игътибар итүне сорады. Моның өчен, видеокамералар урнаштыру турында карар кабул итү өчен, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрү тәкъдим ителде. Ул шулай ук учреждение подъездында куркынычсызлыкны оештырудан башлап, терроризмга каршы куркынычсызлык таләпләрен тормышка ашыру һәм мәктәп балалары арасында профилактик эш алып барудан алып, райондагы мәгариф оешмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибар итте. Ул  «АУЕ» дип аталган балигъ булмаган балалар субкультурасына, «Колумбайн» дигән хәрәкәткә (ул Россия Федерациясендә тыелган), шулай ук аның башка исеме «Скулшутинг» дип аталуын искәртеп, аеруча игътибар итүне сорады.
Очрашуны тәмамлап, без бары тик бергәләп терроризм һәм экстремизм куркынычына каршы тора алабыз, диде Фаил Мисбах улы. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү - барлык структуралар өчен башкарасы эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып торырга тиеш. Безнең бурычыбыз - терроризм куркынычының килеп чыгу мөмкинлеген булдырмау. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X