Терлекне кайда чалырга?
Элек-электән кыш чыгарлык ит әзерләп кую гадәте бар. Көннәр суыту белән, авыл кешесе каз-үрдәген суеп урнаштыра башлый. Җир туңдырып кар төшкәч, эре малга чират җитә. Авылларда сугым чоры – мал сую, итне сатуга чыгару тәртипләрен искә төшерер вакыт.
Мал асрамаганнар да үзлә-ренә кирәк кадәрле итне көздән әзерли. Җылыда ничек саклармын дип борчыласы юк бит хәзер, һәркем гаиләсен туендырырлык итне саклау өчен суыткычын, туңдыргыч-сандыгын булдыра.
Итне кышка сатып алу өчен көзге ярминкәләр бик кулай. Ярминкә һәм базарларга алып чыгыла торган продукция сыйфатлы һәм ышанычлы да – санитария һәм ветеринария таләпләренә җавап бирә.
Ярминкәгә, базарларга, сәүдә нокталарына ит продукциясе алып чыгуның үз тәртипләре бар. Монда төп таләп – малның сәламәт булуы, кайда суелып эшкәртелүенә карамастан, ветеринария хезмәте тикшерүләрен үтү. Шулай ук, 2014 елдан, Россия таможня берлегенең техник регламенты белән сәүдә нокталарына һәм базарларга махсус пунктларда, цехларда суелган ит продукциясе генә кертелә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: барлык очракларда да төп җаваплылык продукция иясенә, һәм тикшерелгән ит өчен ветеринария хезмәткәрләренә төшә. Мал үстерергә алынучы, аны алып кайту белән ветеринария хезмәтенә хәбәр биреп, исәпкә куярга тиеш.
Аңлашылганча, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр сугым эшләрен теләсә кайда түгел, ә махсус урыннарда гына башкарырга тиеш. Эре предприятиеләрнең моның өчен аерым цехлары бар. Ә кечерәк хуҗалыкларга сугым пунктлары хезмәтеннән файдалану кулай. Мондый мәйданчыклар ни өчен кирәк соң?
– Бер кешенең дә теләсә кайда, санитар таләпләр үтәлмәгән җирдә эшкәртелгән ит ашыйсы килми бит, – дип аңлата район ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Нияз Сөнгатуллин. – Шуңа күрә терлек суеп эшкәртү өчен аерым урыннар булдырыла да инде. Мал кабул итү, терлекне сугымга кадәр урнаштыру, чалу, саклау, әзер продукцияне җибәрү һәм башкалар – махсус пунктларда барысы да исәпкә алынган. Районда дүрт сугым пункты эшли, алар Түбән Суыксуда һәм Шөкрәледә. Әлеге пунктларда сугым эшләрен бетереп, тамгаланган ит алып китәләр. Бик уңайлы. Чисталык, тәртип саклана, туңдыргычлары бар. Сугым мәйданчыкларына аерым таләпләр куела: мондый урыннар койма белән әйләндереп алынган, авыл, ферма, сулыклар, көтүлек җирләреннән 300 метр ераклыкта булырга тиеш.
Белүебезчә, хәзер күпләп терлек асраучы фермерлар гына түгел, шәхси хуҗалыклар да мал эшкәртүчеләр хезмәтеннән файдалана. Авыл җирендә ике-өч баш мал асраучы хуҗалыклар өчен сугым пунктына мөрә-җәгать итү мәҗбүриме?
– Бу таләпләрнең күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр, фермерлар өчен икәнен әйтергә кирәк, – дип җавап бирә әлеге сорауга Нияз Сөнгатуллин. – Әгәр итне алыпсатарлар ярдәменнән башка үзе урнаштырса яки үз гаиләсе өчен булса, малны каралты-кура тирәсендә чалырга мөмкин, әмма маллар сәламәт һәм ветеринария белгечләренең тикшерүен узган булырга тиеш. Яңа кагыйдәләр мөгезле эре һәм вак терлеккә генә карый, кош-корт суеп сату өчен махсус сугым пунктына барырга кирәкми. Транспорт, хезмәт күрсәтү чыгымнары булса да, итнең сугым пунктларында эшкәртелүе күпкә уңайлы: продукция төрле җиргә йөртелми, ветеринар-белгеч тикшерүе дә урында ук үткәрелә. Ветеринария хезмәткәрләре сугым урыннарына үзләре баралар, тикшерү үткәреп тамгалыйлар.
/ Фото район ветеринария берләшмә-сеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев