Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Төерле дерматит» янәшәдә

Татарстан Республикасы терлекләр арасында таралган куркыныч авырулар буенча чагыштырмача имин төбәк санала. Шуңа да карамастан, чирләр әледән-әле республиканың төрле районнарында калкып тора. 

Ел башыннан республикада котыру авыруының 20дән артык очрагы теркәлгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районының Смыловка, Алексеевск районының Войкино, Балтач районының Кариле, Мамадыш районының Иске Завод авылларында, Алабуга шәһәрендә hәм безнең районның Түбән Суыксу җирлегендә карантин игълан ителгән. Крестьян-фермер хуҗалыгының кошчылык фермасында югары патогенлы кош гриппы ачыклану сәбәпле, 50 меңнән артык кош-корт юк ителде. Ферма территориясендә 21 көнлек карантин. Мал табиблары афәтнең көтмәгәндә килүен әйтә. Мондый вәзгыять җәмәгатьчелекне дә хафага салды. Ләкин тынычланырга әле иртә, диләр белгечләр.
Күптән түгел генә күрше Башкортстан Республикасы территориясендә мөгезле эре терлекләрдә очрый торган нодуляр дерматит авыруы, икенче төрле әйткәндә, «төерле дерматит» теркәлде. Биредә дә карантин игълан ителде. Ә Казахстанда исә кешегә йогышлы куркыныч авыру – ящур зәхмәте. 
«Иң аянычлысы шул, бу өлкәләрнең чикләре Татарстаннан әллә ни ерак түгел», – дип борчуын белдерә ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль инспекциясе бүлеге башлыгы Фәнис Мифтахов. Бүлек карамагында җиде муниципаль берәмлек – Яр Чаллы шәhәре, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе hәм Тукай районы. 
Фәнис Мифтахов белән эпизоотик иминлекне тәэмин итү турында сөйләшәбез. Ул мөгезле эре терлекләрдә очрый торган нодуляр дерматит авыруына аерым тукталды:
– Нодуляр дерматит вирус керүдән чыга. Ул карантин игълан ителә торган авыру. Сыер малы чирләгәч, аның сөте дә кибеп бетә. Иткә үстерә торган терлек булса, артым бирми. Әлеге авыруга каршы вакцина бар. 2018 елдан бирле без аны малларга елына ике тапкыр ясыйбыз. Вирус чирле малдан сәламәт малга күчә. Шуңа күрә теләсә кайдан терлек алырга ярамый. Республика территориясеннән терлек алганда да етеринария хезмәте белән киңәшләшү мөһим. Чит регионнардан мал алырга уйлаганда исә ТР Баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт кирәк. 
Нодуляр дерматитның төп билгеләре – малның тән температурасы кинәт 40-41 градуска кадәр күтәрелә, терлекнең күзеннән hәм борыныннан сыекча, ә авызыннан күпләп селәгәй ага. Авыру мал ашамый. Бер-ике көннән соң терлекнең тәнендә 0,5-7 сантиметр зурлыгында төерләр барлыкка килә, – ди белгеч. Авыруны дәвалауның нәтиҗәле алымнары әлегә юк, бары тик вакцина ясау, дип искәртә мал табиблары.

Тукай районы ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, районда эре хуҗалыкларны, КФХ һәм шәхси хуҗалыкларны да кертеп, 17 меңнән артык баш мөгезле эре терлеккә  бу авыруга каршы вакцина ясалган.  

Иске Дөрештән «Фәррахов» КФХ җитәкчесе Инзир Фәррахов та вакцина ясатуны хуплый. Аның терлекчелектә эш тәҗрибәсе ике елга якын. Фермер кышын уртача 85 баш үгезен иткә сата. Узган ел яшь фермер буларак дәүләт гранты отып, мал санын арттыруга да ирешкән. 
– Безнең территориядә ветеринар Рамис Мингалиев эшли. Аның белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Ул прививкаларны, уколларны вакытында ясап тора. Язын яшь бозаулар сатып алгач та иң беренче эш итеп ветеринарларны чакырабыз, – ди фермер. 
«Төерле дерматит»ның кеше өчен зыяны юк. Авыруның килеп чыгуын hәм таралуын булдырмас өчен терлек асраучыларга бик уяу булырга киңәш итәләр ветеринария табиблары. Хуҗалыгыңдагы малларда «төерле дерматит» авыруы билгеләрен сизгән очракта районның ветеринария берләшмәсенә 8 (8552) 46-40-61 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.
/ Фотолар район ветеринария берләшмәсеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев