Үтерүче №1: аңа каршы ничек көрәшергә?
Кан әйләнеше авырулары үлемгә китерү буенча беренче урында: аңа каршы ничек көрәшергә?
Кан әйләнеше авырулары үлемгә китерү буенча беренче урында: аңа каршы ничек көрәшергә?
Үлемгә китергән сәбәпләр арасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. Былтыр республикадагы кан тамырлары үзәкләрендә 17 меңгә якын кеше дәваланган. Татарстанда 100 мең халыкка 40,7 миокард инфаркты очрагы туры килә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү турында Татарстанның баш кардиологы, профессор, республиканың атказанган табибы Альберт Галәвич белән сөйләштек.
– Соңгы елларда инфаркт, инсульт турында еш ишетергә туры килә. Бу авырулар нидән барлыкка килә соң?
– Авыруны китереп чыгара торган факторлар зур роль уйный. Кайберәүләр бу чирләр нәселдән генә килә дип уйлап ялгыша, кан әйләнеше системасы авырулары күп очракта кешенең яшәү рәвешенә, туклануына бәйле. Югары кан басымы, шикәр диабеты, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, яшелчәләрне аз ашау, тиешенчә йокламау, стресс – болар барысы да, еллар буе җыелып килеп, кешедә атеросклероз барлыкка китерә. Артериядәге май катламнарының (бляшкалары) йөрәк ишемиясе, миокард инфаркты, инсультка сәбәпче булуы бар. Инфаркт ул – йөрәккә кан саву, ә инсульт вакытында, кан тамырлары кысылып шартлап, баш миенә зыян килә.
– Кайсы очракта ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк? Кеше үзенә беренче ярдәм күрсәтә аламы?
– Әгәр дә кеше атлап барганда, берәр физик эш белән шөгыльләнгәндә, йөгергәндә күкрәк читлегенең урта бер өлешендә кыздыру, нидер кыскан, баскан кебек хисләр тойса, бу халәт 15 минут эчендә бетмәсә, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк. Инфаркт вакытында кеше хәлсезләнә. Салкын тир бәреп чыга. Ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче, аспирин, нитроглицерин кулланырга була. Ә менә инсульт вакытында үзеңә берничек тә ярдәм итеп булмый, ашыгыч ярдәм хезмәтен никадәр тизрәк чакыртсаң, шулкадәр яхшырак. Инсульт билгеләрен ачыклау өчен, кешегә елмаерга кушыгыз. Бер кулын күтәреп карасын. Исемен әйтсен. Әгәр дә боларны эшли алмый икән, димәк, кешедә инсультның беренче билгеләре күзәтелә.
– Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң инвалид булып калу куркынычы зурмы?
– Безнең Татарстанда Россиядә тиңе булмаган камилләшкән дәвалау системасы гамәлдә. Инсультны дәвалау белән шөгыльләнүче 18 үзәк, миокард инфарктын дәвалый торган җиде үзәк эшли. Медицинада «алтын сәгать» дигән вакыт аралыгы бар. Авыруның хәле начарланганда бер сәгать эчендә хастаханәгә китерсәң, кан әйләнеше системасын 100 процент очракта җайга салырга була.
– Кан әйләнеше авыруларын ничек кисәтергә?
– Тормыш рәвеше кешенең сәламәтлегенә нык тәэсир итә. Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова: «Эшкә сәләтле ир-атларның үлемнәре 70 процент очракта алкоголь куллану белән бәйле», – диде. Диабетлы кешеләргә диета тотарга, шулай ук кан басымын, кандагы шикәр, холестерин күләмен нормада тотарга кирәк. Холестеринны дөрес туклану да түгел, нәкъ менә саф һавада җәяү йөрү киметә. Бу – авыруны кисәтүнең иң гади, арзанлы ысулы. Бернинди витаминнар, рекламадагы аппаратлар да инфаркт, инсульттан саклый алмый. Могҗизалы дару төймәсе юк. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Газлы су бик зыянлы, аның урынына гади су эчәргә өйрәнергә кирәк. Үзебездә үсә торган җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирегез. Кызыл итне көненә 100 граммнан да күбрәк ашарга киңәш ителми. Тавык, күркә, үрдәк итенә өстенлек бирсәгез яхшырак. Әгәр дә кеше җитәрлек йокламый икән, анда атеросклероз тизрәк барлыкка килә. Сәгать 23.00гә кадәр ятсаң әйбәтрәк. Йоклар алдыннан компьютерда, гаджетларда утыру, телевизор карау нерв системасын боза, зәңгәр экран кешене киеренке халәткә китерә. Нәтиҗәдә йокысызлык борчый. Шуңа да йоклар алдыннан йә китап укырга, иң яхшысы – саф һавада йөреп керергә кирәк. Кан әйләнеше авыруларын кисәтү өчен иң мөһиме – юк-барга борчылмаска, хәрәкәттә булырга һәм дөрес тукланырга киңәш итәм.
Кан әйләнеше авыруларын булдырмас өчен 10 киңәш:
1. Тәмәке тартма, алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланма.
2. Көн саен биш чакрым, кимендә 30 минут җәяү йөрергә тырыш.
3. Тозлы ашама, колбаса, чипсы – аеруча зыянлы ризыклар.
4. Суда, парда пешкән бәрәңге файдалы, гади су эч.
5. Көненә 400 грамм яшелчә ашарга тырыш. Әгәр диетада булмасаң, көн саен бер яшел алма аша.
6. Көненә 40 грамм тирәсе миндаль йә әстерхан чикләвеге аша.
7. Өч елга бер тапкыр диспансеризация уз. Бу кандагы шикәр, холестерин күләмен тикшереп торырга ярдәм итәчәк.
8. Кимендә җиде-сигез сәгать йокларга кирәк.
9. Ярмалы боткалар: карабодай, борчак, ногыт, ясмык боткалары бик файдалы. Ә менә дөге, манный боткасы киңәш ителми.
10. Баллы ашама, кешегә көненә 25-40 грамм шикәр җитә.
Марат Садыйков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры:
– Татарстанда кан әйләнеше авырулары аркасында үлем очракларын кисәтүгә корылган медицина ярдәме федераль таләпләр буенча оештырылган. Республикада инсультны дәвалау өчен тәүлек буе 18 үзәк эшли. Әлеге кан тамырлары үзәкләренең нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәмендә соңгы ун ел эчендә баш миендә кан әйләнеше бозылу аркасында вафат булу очракларын 35,1 процентка киметә алдык. Шул ук вакытта Казандагы кан тамырлары үзәкләре генә барлык авыруларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Авыруларның 20 процентын кирәкле технологияләр белән җиһазландырылмаган неврология бүлекләренә урнаштырырга туры килә. Шул уңайдан «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» федераль проекты кысаларында, быел Казанда ике беренчел кан тамырлары үзәге ачу планлаштырыла. Аның берсе – Сугыш ветераннары госпиталендә, икенчесе 18нче клиник хастаханә базасында булачак. Үзәкләрне төзекләндерү, җиһазландыруга якынча 80 миллион сум акча сарыф ителәчәк.
Чипсы ашама, газлы су эчмә
Йөрәк-кан әйләнеше авырулары балаларда да күзәтелергә мөмкин. Республика балалар клиник хастаханәсенең невропатологы Ксения Ягунова әйтүенчә, инсульт, гадәттә, бала яралгыда чакта, тугач һәм 18 яшькә кадәр очрый. Гомумән, баланың йөрәк эшчәнлеге системасы 16-18 яшькә кадәр формалаша. Балаларда кан әйләнеше авыруларының барлыкка килүе туган чакта сабыйның һава җитмәүдән интегүе, тумыштан килгән йөрәк авырулары, баш мие артерияләре имгәнү, генетик тайпылышлар, кан тамырларында проблемалар булу, баш мие ялкынсыну нәтиҗәсендә килеп чыга. Баланың озак сусыз торуы да начар – бу канны куерта, кан әйләнешен боза.
– Әнинең наркоман булуы, начар гадәтләр, соңгылык белән бәйле проблемалар, хатын-кыздагы йогышлы авырулар да кан әйләнеше авыруларына сәбәпче булуы бар. Гадәттә яралгы 28-30 атналык вакытта, тугач гомеренең беренче аенда башына кан саву куркынычы зур. Олырак балаларда инсультлар сирәгрәк күзәтелә. Аларда каты имгәнүләр йә тумыштан килгән авыруларның көчәюе аркасында килеп чыгарга мөмкин, – ди Ксения Ягунова.
Сабый бала сөйләшә алмагач, йөрәк-кан тамырлары авырулары билгеләрен аңларга авыррак. Шулай да, баланың сөйләме үзгәрсә, күз алды караңгыланса, хәлсезләнсә, гәүдәсенең бер ягын тоймаса, тәнен көзән җыеруын сизсәгез, ашаган вакытта йота алмаса, косып чыгарса, сулышы тигез булмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк. Зуррак балаларда кисәк баш авырта башлау, косу, күз күрүе начарлану, кәеф кинәт үзгәреп тору инсультка ишарәли.
Авыруны кисәтү өчен табиб дөрес тукланырга, газлы су, чипсы ашамаска, физик күнегүләр ясарга, сәламәтлек өчен зыянлы гадәтләрне булдырмаска, кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин булган авыруны вакытында дәваларга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев