Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телне театрда өйрәтеп булмый

Телне аны биләүсәдән башлап өйдә сең­дерәләр, бакчада, мәк­тәптә дәвам иттерәләр, театр исә яр­дәмче генә, ди Нугай драма театры сәнгать җитәкчесе Байсолтан Джумакаев.

 

  • Нугай драма театры Казанга драматург, Татарстанның Язучылар берлеге рəисе Данил Салиховның иҗат кичәсенә килде. Коллектив авторның “Хатын түгел, аждаһа” пьесасы буенча куелган спектакльдән өзек күрсәтте. Нугайда ул спектакль “Хатын каны кайнаса” дип атала.

Театрның сәнгать җитәкчесе Байсолтан Джумакаев белән әңгәмәдә тел, әдәбият, сәнгать өлкәсендә Татарстан һәм Дагыстан республикалары өчен  уртак мәсьәләләр турында сүз барды.  

– Байсолтан әфәнде, Сезнең театр - Дагыстанда иң яше. Үз юлыгызны таптыгызмы? Нинди яшьтәге тамашачыга эшлисез һәм нинди проблемалар күтә­рәсез?

– Нугай драма театры әле 2001 елда гына ачылды. Ул үсмер яшендә. Шуңа күрә без бер юнә­лештә генә эшләмибез. Төрле проектлар уйлап табабыз, дөнья буйлап сәяхәт итәбез, төрки халыклар яшәгән җирләр­дә гаст­роль­ләрдә йөрибез. Тәгәрмәч өстендәге коллектив дисәң дә була. Чөнки шушы көнгә кадәр үз бинабыз юк. Нугай районындагы Терекле-Мектеп авылы мәдәният йортын арендага алып эшли башладык. Ләкин без анда бер­дәнбер коллектив түгел, урыныбыз кысан булса да, җайлашып эшләргә тырышабыз. Чөнки төп тамашачыбыз – нугай халкы. Аны театрга да, җыр-бию сәнгатенә дә җәлеп итәргә кирәк. Безнең максат – кечкенә баладан алып өлкән яшьтәгесенә кадәр һәрберсенә аерым спектакльләр әзерләү. Ул спектакльләрдә халыкны нәрсә борчый – шуны күрсәтергә тырышабыз.

– Нугайлар өчен төп проблема нәрсә?

– Туган телне, ягъни милләтне саклау һәм җир мәсьәләсе. Ул гомер-гомергә шулай булган. Шөкер, нугайлар спектакльләрне аңлап карый. Һич югы сөйләм теле югалмаган. Татарлар, аварлар, гомумән, төрки халык аңлый безне. Әлмәт районында гас­трольдә булганда нугайча уйна­дык, халык аңлап карады. Данил Салиховның иҗат кичәсенә аның “Хатын түгел, аждаһа” пьесасы буенча куелган спектакльне алып килдек. Татар тамашачысы бик җылы кабул итте. Бездә ул спектакль “Хатын каны кайнаса” дип атала. Менә син татарча сорыйсың, мин нугайча җавап бирәм. Аңлашабыз бит. Чөнки бер тамырдан без.

– “Мәгариф турында”гы яңа канун милли телләрне авыр хәл­дә калдырды. Сез бу вәз­гыятьтән нинди чыгу юллары күрәсез?

– Вәзгыять бик катлаулы. Болай да бөтен җирдә рус теле иде. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә. Элек бит алай булмады. Мин укыган заманда 5нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәр туган телдә укытылды. Аннары рус дәреслекләре буенча укыдык. Хәзер балалар бакчасында ук бөтен дәресләр, шөгыльләр фәкать рус телендә бара. Билгеле, моңа бик борчылалар. Шуңа күрә бакчага, мәктәпкә русча әкият алып килсәк, безгә дә эләгә. Сез дә русча уйнагач, алар кайдан нугайчаны өйрән­сен, ди укытучылар, әти-әниләр. Мин аларны аңлыйм да. Шул ук вакытта гаепләүләрен дә кабул итә алмыйм. Беренчедән, мәк­тәптәге балаларның яртысы үз телен белми. Икенчедән, минем әле бу әкият белән бөтен Дагыс­танны йөреп, план үтисем бар. Дагыстан – күп милләтле республика, шуңа да мин рус әкиятен сайлыйм. Һәм телне аны биләүсәдән башлап өйдә сең­дерәләр, бакчада, мәк­тәптә дә­вам иттерәләр. Театр исә – яр­дәмче генә. Нугай телле тамашачы җитәрлек булса, безгә дә русча уйнау хаҗәте калмас иде. Мин монда бердәнбер юлны милли үзаңны үстерүдә күрәм.

– Күп җирдә милли дра­матургиягә кытлык. Сездә хәлләр ничек?

– Күпме еллар мөстәкыйль театр булмагач, заманча драматургия дә юк дип була. Аптырагач, үзем язам. Кайбер язучыларны күндерәм. Ләкин күндереп язылган әсәр еш кына куярлык булмый. Бөтен таләпләргә туры китереп яза торган 1-2 кеше бар. Шуңа тәрҗемә әсәрләрен куябыз. Татар әсәрләренә мөрә­җәгать итәбез. Ахыр чиктә, бер халык бит без. Туфан Миңнуллин пьесаларын халык ярата, Данил Салихов комедиясе кассага эшли, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”се бик яхшы бара.

– Дагыстанда милли театр­лар күп дидегез, аларга дәү­ләт ярдәме бармы?

– Бездә лезгин, авар, табассаран, кумык, лак, әзәрбайҗан театрлары бик уңышлы эшләп килә. Барысы да Мәдәният министрлыгы аша республика бюджетыннан ярдәм ала. Ул ярдәмнең күләме әллә ни зур түгел, ләкин мин үз артистларыма, бөтен әйберне дә акча белән исәпләргә ярамый, дип әйтәм. Алар да шулай эшли. Фикерне мисал белән дәлиллим: Олег Табаков театрын искә төшерегез. Ул бит студентлар белән мәшһүр “Табакерка”ны тудырды! Бу “Табакерка” бөтен дөньяны әйләнеп чыкты инде. Башланганда бит аларны беркем дә финансламады. Бары тик энтузиазмда башланган эш нинди көчле агымга әйләнде. Бүген моңа ирешү ансатрак дип саныйм мин. Спектакльне бернинди декорациясез, әйтик, актер уенына гына да корып була. Вахтангов театрын алыгыз. Алар “Ричард III”не бер урындык ярдә­мендә уйнап чыктылар. Дөрес, декорация ярдәм итә. Ләкин сәхнәдә төп дикъкать – актерга. Аның уены көчле булса, бернинди декорациянең кирәге калмый.

– Нугай дигәч, күз алдына Сөембикә, Идегәй кебек тарихи шәхесләр килеп баса. Сез аларга багышланган спек­такль­ләр әзерлисезме?

– Халык хәтерендә бик күп эпослар яши. Мин дә аларны җыям, өйрәнәм. “Шура батыр” әсәре бар әле безнең. Кырык батыр Сөембикәне якларга Казанга кузгала. Анда шундый юллар бар: “Казан дигән калага казак булып барамын”. Менә без бу әсәрне сәхнәләштерүгә алындык. Эш бара, мөгаен, озакка сузылыр ул. Чөнки бу – безнең төп әсәрләрнең берсе, аны өстән-өстән генә куясым килми. Минем хәтта башка театр коллективларын, студентларны да җәлеп итеп, масштаблы спектакль чыгарасым килә. Үзебездә нибары 18 актер гына бит.

– Нугайларны җир мәсьә­ләсе борчый, дидегез.

– Дагыстанда нугай даласы дигән җир бар. Анда совет заманында ук төрле милләтләрне китереп утырта башладылар. Халык өчен бу эш зур проблемалар китереп чыгарды. Бездә тер­лекләрне төрле җирләргә куып асрау күренеше бар. Аерым кешеләр терлекләр белән таудан далага төшеп утыра, вакыты җиткәч, таулыкларга китә. Менә шул таулыклардан нугай далаларына башка милләтләр килеп төпләнә, нугайлар аларның яшәп калуын теләми. Тыныч юл белән җиреңне басып алу кебек ул. Тиз арада тулы бер авыллар үсеп чыга иде. Һәм нугай авылы белән башка халыклар арасында этник каршылыклар килеп чыга. Нугай халкы терлекне далага кертүгә, күпмедер асрауга каршы түгел. Алар төпләнеп калуга каршы.

– Халыкка тарихи спек­такльләр кызык булырмы соң?

– Күбесенчә комедиягә йөриләр. Шул ук вакытта “Ай тотылган төндә” кебек трагедия­ләрне дә үз итәләр. Нишлисең ин­де, халык йөрерме, дип ике­ләнеп торыр чак түгел. Халык белән эшләргә, театрга ияләште­рергә, тарихны сөйләргә, сән­гатькә якынайтырга кирәк. Без хәтта тамашачы белән очрашулар проекты башлап карадык. Төрле җирләрдә: редакцияме ул, башка урынмы – артистлар халык белән очраша һәм аларның сорауларына җавап бирә. Ике як өчен дә файдалы бу очрашу. Тамашачы да активлаша башлады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев