Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче-Тамакта Кичке уеннар

Теләнче-Тамак авылында сабантуйлардан соң уздырыла торган кичке уеннар - традиция. Быел да авыл халкы аны сагынып, түземсезлек белән көтеп алды. Чыннан да, яратырлык та шул бу бәйрәмне. Ул үзенэ генә хас булган уеннары, яңа бәйгеләре белән башка бәйрәмнәрдән аерылып тора.

Быелгы кичке уеннар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Шуңа күрә уеннар да парлылар катнашында бик күңелле үтте: яшел чирәм өстеннән чанага бер-берсен утыртып йөгерүче парлар дисеңме, әле генә үрмәли башлаган нәниләр узышы дисеңме – барысы да тамашачыларның күңелен күтәрде.

Мәйданга кинәттән Кәләшләр парады килеп керүе дә бу уеннарга яңалык һәм ямь өстәп җибәрде. Кайчандыр кияүгә чыккан кызлар бүген ак туй күлмәкләрен киеп, тормыш иптәшләре, балалары белән матур тормыш итүләре белән горурланып сөйләде. Алар бергәләп «Туй күлмәге» җырын башкарып, биеп алдылар.

Шулай ук армрестлинг, урамнарның бау тартышу кебек спорт уеннары да аеруча кызыксыну уятты.

Гаилә көне уңаеннан, яңа гына никахлашкан парлар да, йорт салып чыгучы яшь гаиләләр дә бүләксез, матур теләкләрсез калмады.

Бәйрәм барышында җырларга теләк белдерүчеләр дә шактый булды. Җырлар белән үрелеп барган тамаша күңелләргә дәрт өстәп торды.

Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бу программа барысының да күңеленә хуш килде. Алып баручылар Райлә Закирова һәм Рамилә Сагдеева, халыкны уеннарга әйдәп йөрүче Гөлфия Авзалова, музыканы тиешле урында кирәкле итеп куя белүче Илгиз Шәрифуллин – халык күңелен күрер өчен, бәйрәмне оешкан төстә үткәрер өчен бар көчләрен куйдылар.

Кич буе мәйдан янында балалар өчен зур батутлар, тәм-томнар, уенчыклар үзенә җәлеп итте.

Бу Кичке уеннарны башлап йөрүче – яшүсмерләр клубы җитәкчесе Рамил Закиров. Ул - мәйданны әзерләүдә, иганәчеләр белән килешүдә җан атып йөрүче кеше.

Бәйрәм искиткеч салют һәм заманча дискотека белән тәмамланды. Үтә дә кызыклы һәм җанга якын бу бәйрәмне сагынып, киләсе елда да түземлек белән каршы алырга язсын иде дигән теләктә калды бәйрәм кунаклары.

 

Теләнче-Тамактан Рамилә Сагдеева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев