Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак кызлары беренче

Хатын -кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Бу спорт ярышыннан Теләнче Тамак кызлары да читтә калмадылар. Районның 22 командасы катнашкан турнирда беренчелекне яуладылар. Алар бу уңышка тырышлык, спортны яратулары белән иреште. 

Күптән түгел район спартакиадасы кысаларында үткән волейбол турнирында бу авыл егетләре командасы да беренчелекне яаулады.
Командаларның әлеге җиңүләренә Теләнче Тамак авылында урнашкан районның балалар һәм яшүсмерләр клубы спортзалы зур роль уйный. Анда күнегүләр ясау өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Быел спортзалга заман таләпләренә туры китереп ремонт ясалган. Заманча җиһазлар алынган. Мондый мөмкинлекләр тудырган өчен спорт сөючеләр район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев