Якты юл
  • Рус Тат
  • Теләнче-Тамак китапханәсенә 90 яшь!

    Теләнче-Тамак авылы – Тукай районының иң зур авылларының берсе. Ворошилов районы үзәге  булган бу авыл революцияга кадәр үк тирә-якта дан тоткан. Мәдрәсәсе, күп төрле предприятиеләре, зыялы кешеләре белән танылган авылда 1929 елда колхоз оешканда үзен сиздерә бу укымышлылык. Шәйдуллин Хәким тәкъдиме белән колхозга “Мәгариф” исеме бирелә. Яктыга, матур киләчәккә йөз тоткан халык моңа бары тик мәгърифәт аша гына ирешергә мөмкин икәнлеген яхшы аңлый. Халыкка аң-белем бирүне киңәйтү өчен 1932 елда уку йорты ачыла. Ул хәзерге Кооператив урамында урнашкан була. Беренче китапханәченең фамилиясе Бакиева икәне билгеле. Бу чорда китапханәдә 450 данә китап фонды булган. Мондый фонд ул вакытта - бик зур байлык булып саналган.

    Төрле елларда Теләнче-Тамак авылында китапханәче булып эшләгән кешеләр: Бакиева, Камалова Нурдидә, Мусин Бәшир, Рахматуллин Насибулла, Исраилова Сәйдә, Сафина Гәүһәрия, Зайнуллина Доха, Гилязетдинова Халимә, Зыятдинова Ярия, Сабирова Зифа, Мөҗәһитова Кәдрия, Ахметвалиева,  Нигматуллина Роза, Нуриахметова Альфира, Галиева Альфира, Шайхетдинова Әнүзә, Зиннатуллина Нүрсинә, Гыйлфанова Гузәлия.
    Бүгенге көнгәчә китапханәдә “Укучыларның китапка карата фикерләрен язу дәфтәре” сакланган. Дәфтәрдә беренче язуны 1956 елда Зайнуллин Рафаэль Г. Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романына карата фикерен калдырган.
    Тора-бара балаларның үсеше өчен дә махсус китаплар кирәклеге билгеле була. Шуны исәптә тотып, 1959 елда балалар китапханәсе төзелә. Ул олылар китапханәсеннән ерак түгел шул ук урамда урнаша. Аны Әхәт исемле кеше төзи. Биредә беренче китапханәче Нургалиева Рәсимә. Шулай итеп, Теләнче-Тамак авылында аерым биналарда урнашкан ике китапханә эшли башлый. Балалар китапханәсендә төрле елларда эшләгән китапханәчеләр: Миннеханова Мөнәздәхә, Кашапова Розалия, Нигматуллина Нурия, Шарафутдинова Рәисә, Харисова Нәҗибә, Хәертдинова Гөлнур.
    1989 елда авыл уртасында мәдәният йорты бинасы төзелгәч, өлкәннәр һәм балалар китапханәләре шушы бинага күчә. Бу яңа бинада Зыятдинова Ярия, Фахуртдинова Сөмбелә, Хәертдинова Гөлнур, Мухамадиева Фәния тырыш хезмәт куялар. Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, гаилә кыйммәтләрен үстерү, балаларда китапка мәхәббәт булдыру юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла алар тарафыннан.    
    1992 елда Теләнче-Тамак китапханәсенең 60-еллыгын зурлап үткәрәләр. Әлеге бәйрәмдә район җитәкчеләре, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авылның оешма җитәкчеләре катнаша. Шунысы ачыклана: 60 ел эчендә китапханәдә 22 кеше эшләгән. Китапханә ветераннары ул еллардагы кыенлыклар белән уртаклашалар. Барысының да җанына тигән нәрсә утын булган икән. Үзләре кисеп, алып кайтып, ярып җылытканнар алар китапханәне.
    Аеруча Ярия Газиз кызы Зиятдинованы искә аласы килә. 1965 елдан Теләнче-Тамак китапханәсендә эшли. 45 ел эшләү дәверендә өч түгәрәкне берләштергән (стенд-плакат эше, бәйләү, шахмат һәм шашка) “Ландыш” балалар клубы оештыра. Түгәрәкләр, кичәләр уздыру белән бергә китап пропагандалауга, укучылар санын арттыруга, халыкны китапка якынайтуга бар көчен биргән, эшен яратып башкарган. Ярия Зыятдинова 12 китапханәче белән эшләгән. Хезмәттәшләре Ярия апаның кешелеклеге, эзләнүчән, күп яңалыклар уйлап табучан һәм аларны гамәлгә кертүче булалар халык күңелендә калган. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язу – “Китапханәче” дигән сүз тора. Бу – үзе бер олы хөрмәткә лаек!
    Бүгенге көндә дә элгәрләрнең эшен дәвам итүчеләр - китапханә мөдире Сәгъдиева Рамилә, баш китапханәче – Калимуллина Гөлназ. Китап укучылар саны 740 кеше, китап фонды 30 мең данә.
    Хәзерге заман китапханәсендә эшчәнлек киң һәм күптөрле. Традицион эш формалары белән беррәттән, яңа, заманча методикалар кертелә, алар ярдәмендә балалар һәм өлкәннәрдә китап укуга һәм китапка кызыксыну формалаша, бу - китапханәнең төп максатларыннан берсе.
    Китапханәдә 4 кызыксыну клубы эшли: балалар өчен заманча алымнар кулланучы кул эшләре клубы “Мастерица”; шигърият, театр, кино, рәсем сәнгатен яратучылар клубы “Әдәби учак”; “Әкиятләр тегермәне” курчак театры; Мирас” туган якны өйрәнү клубы.
    Гомүмән алганда, китапханәдә төрледә-төрле кызыклы һәм эчтәлекләр чаралар оештырылып тора. Барлык чаралар да мәтбугать битләрендә, интернет челтәрләрендә яктыртылып бара.
    Теләнче-Тамак авыл китапханәсе ел дәвамында үзенең китап укучылары белән район, республика, бөтенрәсәй, халыкара масштабында уздырылган бәйгеләрдә катнашып, дипломнар, сертификатлар белән бүләнәләр.
    Китапханәчеләрнең эшен бәяләп, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән, мәдәният бүлегеннән һәм Республиканың яшүсмерләр китапханәсеннән рәхмәт хатлары алынды.
    Соңгы биш ел эчендә генә дә китапханәчеләрнең тырышлыгы белән өч грант проектлары гамәлгә ашырылды. Шулай ук 2019 елда “Авыл җирлегендә эшләүче иң яхшы китапханә” дип исемләнгән республикакүләм бәйгедә ел нәтиҗәләре буенча җиңү яулап, китапханә 100 мең сумлык грантка ия булды. Шушы грантлар ярдәмендә китапханә яңа техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителде. Уңай якка үзгәрешләрне күреп, авыл халкы да, балалар да китапханәгә бик теләп киләләр, төрле чараларда катнашалар.


    Рамилә Сәгъдиева,
     Теләнче-Тамак авылы китапханә мөдире

    /Фотолар Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан алынды
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: