Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак җирлегендә өлкәннәр өчен күптөрле чаралар үткәрелде

Теләнче Тамак авылы мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы Таулык, Казаклар авыл клубларында узды. Өлкәннәр авыл җирлеге, «Кама» агрофирмасы әзерләгән, үзләре дә тәм-томнар алып килгән чәй өстәле янында матур теләкләр, җыр-моң, төрле кызыклы уеннар мохитенә чумдылар. Күңелләре ял итеп, алдагы көннәргә көч-куәт алып, рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Көзге моң» программасы белән район мәдәният бүлеге тирә-як авылларның мәдәният йортлары хезмәткәрләрен һәм китапханәчеләрен картлар һәм инвалидлар йортына җыйды. Алып баручыларның якты теләкләре, җырчыларның җанга үтеп кереп башкарган җырлары, китапханәчеләрнең махсус әзерләнгән китап күргәзмәсе тыңлаучыларның күңеленә хуш килде. Моңга сусаган кайбер җаннар да җырлап, бәйрәмне бизәп җибәрделәр.
Ә инде Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты быелгы бәйрәмне яңача форматта үткәрде: Теләнче Тамак һәм Останково авыллары өлкәннәрен бер өстәл артында җыйды. Бәйрәм программасы да татар һәм рус телләрендә әзерләнде. Урта мәктәп укучылары, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче интернат-мәктәп укучылары заманча программа белән сөендереп, әби-бабайлардан назлы, иркә сүзләр ишеттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, район хакимиятеннән килгән кунаклар халыкка җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм, гадәттәгечә, чәй өстәле артында барды, җыр-моңга бай булды, җирлектәге өлкән яшьтәге актив үзешчәннәргә багышланган презентация дә күрсәтелде. Авыл халкы белән очрашуга килгән район белгечләре төрле сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан өлкәннәр, хромка тавышын тыңлап, яшьлекләрен искә алып, дәртле биюләргә күчтеләр.
Берничә көн дәвамында уздырылган бу бәйрәмнәр өлкәннәребезгә яшәү яме, җаннарына сихәт өстәсен иде. Моңлы җырлар, изге теләкләр күпләрнең күңелендә шифа булып, озак вакытларга җитәр әле, дип хәбәр итә Теләнче Тамак авылыннан Рәмилә Сәгъдиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев