Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Театр яктылыкка, нурга илтә»

Узган атнада Яңа поселогы мәдәният йортында «Сәхнә йолдызлары» исемле балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең финалы узды.

Районда театр фестивале беренче тапкыр үткәрелде һәм әйтергә кирәк: «беренче коймак төерле булмады». Фестивальдә районның 22 мәгариф учреждениесенән театр түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты, ә финалга 5 мәктәп театры гына чыкты. Күзкәй, Калмаш, Яңа поселогы мәктәпләре жюри карамагына Галиәсгар Камалның «Беренче театры» н тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, Яңа поселогы укучылары сәхнәдә комедиянең рус теленә тәрҗемәсен куйган иде. Мәләкәс “актерлары” “Сугыш һәм без” музыкаль драмасын күрсәттеләр. Түбән Суыксулылар көнчыгыш әкияте “Кызыл алма” тамашасын тәкъдим иттеләр. Барлык коллективлар да яхшы әзерлек күрсәттеләр, яшь актерлар оста итеп сәхнә геройларына әверелделәр, геройларга туры килә торган костюмнар сайлаганнар, тиешле декорацияләр турында да онытмаганнар. Жюрига килгәндә, ул чыннан да компетентлы иде, чөнки аның әгъзалары үзләре дә спектакльләрдә катнашкан артистлар. Бу-Калмия мәктәбенең театр коллективы җитәкчесе Альмира Гыйльфанова, Теләнче-Тамак мәдәният йорты режиссеры Раилә Закирова, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең педагог-оештыручысы Лилия Ситдыйкова.

Финалга чыккан барлык театр коллективлары төрле номинацияләрдә дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнделәр. Беренче театр сезонының иң яхшы актеры дип Күзкәй мәктәбеннән Нурислам Сайманов танылды.

Ленар Гыйльманов, Күзкәй мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

 - Безнең коллектив «Беренче театр» пьесасын сәхнәләштерде. Мин Хәмзә бай ролен уйнадым, сеңлем Лиана Биби- хезмәтче ролен уйнады. Геройның сүзләрен мин тиз өйрәндем. Ә костюмнар белән миңа икетуган апам Чулпан Бәдретдинова ярдәм итте, ул Татарстанның атказанган артисты, Минзәлә театрында эшли. Без фестивальдә үзебез генә катнашмадык, ә башка коллективларның чыгышларын да рәхәтләнеп карадык. Әйтергә кирәк, барысы да фестивальгә төпле әзерлек белән килгәннәр. Мин башка мәктәпләрдәге хезмәттәшләремнән күп тәҗрибә алдым. Безне сәхнәдә лаеклы чыгыш ясарга мәктәп театры җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Кашапова әзерләде. Сезнең белән театр училищесына укырга керү хыялым белән уртаклашасым килә. Театр минем йөрәгемә бик якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев