«Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә», Г. Тукай.
Иштирәк авылы мәдәният йортында «Тамчы» үрнәк балалар театр коллективы Юныс Сафиуллинның «Дуслык – бөек көч дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль премьерасын тәкъдим итте.
Спектакль башлангач, тамашачылар гаҗәеп бер серле дөньяга чумды. Яшь актерлар бу тамашаны әзерләүгә зур җаваплылык белән килделәр һәм зур эш башкардылар. Аларның һәркайсы тамашачыларга үз персонажының хис-кичерешләрен һәм характерын җиткерә алды.
Балалар спектакльдән бик күп уңай хисләр алдылар.Ә инде яшь актерларны тамашачылар көчле алкышлар белән бүләкләделәр.
Айза Анисимова
Иштирәк авылы клубы сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев