Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Суыксу авылы ике рейтинг буенча да беренчелектә

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча укыту эшчәнлеге рейтингында Түбән Суыксу мәктәбе беренчелеккә чыкты. Беренче бишлектә шулай ук Биклән, Комсомолец, Иске Абдул һәм Борды мәктәпләре дә бар. Комсомолец мәктәбе узган ел нәтиҗәләрен 10 баскычка югарырак күтәрә алган.

Балалар бакчалары рейтингында да беренчелек Түбән Суыксу авылында – күптән түгел генә ремонт эшләре төгәлләнгән «Ак каен» бакчасы нәтиҗәләрен бер баскычка югарырак күтәргән. Комсомолец поселогының «Петушок» бакчасы икенче урында, Калмаш авылының «Ләйсән» бакчасы – өченче, Бәтке авылының «Аленушка» бакчасы дүртенче баскычта. Бишлекне Боерган авылының «Кызыл калфак» бакчасы төгәлли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев