Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыкка әтәч кирәкме?

Тавыклар дөньясын әтәчләрдән башка күз алдына китереп булмый. Кикрикле “башлык”лар үз тавыкларына күз-колак булып кына яшәми, әлбәттә. Йомыркаларда да аның өлеше бар, дип уйлый идек. Ачыклануынча, йомырка салуда тавыклар әтәч ярдәменә мохтаҗ да түгел икән.

Тавык йомырканы әтәчтән башка да “җитештерергә” сәләтле. Аерма шунда: андый йомырка аталандырылмаган, ягъни эмбрионсыз була.
“Аталы” йомыркалар тәмлерәк, анда файдалы матдәләр күбрәк һәм шуңа күрә алар файдалырак дигән фикерләр дә дөрес түгел, ди белгечләр.
Әгәр арытаба сезгә чебешләр кирәкми икән, тавыклар янына әтәч алу мәҗбүри түгел. Әгәр тавыклар яхшы тәрбиядә һәм алар дөрес таләпләргә ярашлы асрала икән, алар йомырканы күп салачак. Билгеле, аларның ризыклары да төрләндерелгән, витаминнар белән баетылган булырга тиеш.
Кетәклектә әтәч тотуның файдасы да бар, зыянлы ягы да күренгәли. Әтәч тавыкларга үз бурычын үтәүче гаилә башлыгы гына түгел, ә командиры да.
Еш кына аларның үз канаты астындагы тавыкларын рәнҗеткән очраклары да була. Юк-барга ачуланып, йомырка салучыларны азык улагыннан куып җибәрергә, башларын чукырга да мөмкин. Хәтта шундый хәлләрдән соң тавыкларның җан биргән очраклары да аз түгел. Әлбәттә, “гаилә”дә шундый мохит булганда стресска дучар ителгән тавыклар йомырка салуны киметә яисә бөтенләй туктый. Тавыклар дөньясында шундый хәлләр еш кабатлануын белгән хуҗа кеше мондый тиран-әтәчтән котылу чарасын күрергә тиеш.
Әтәч үзен чын хуҗа итеп тота һәм үз ихатасындагы тавыкларга мәрхәмәтле карашта икән — монысы яхшы. Әтәчне хуҗа буларак кабул иткән тавыклар, гадәттә, үзара сугышмый. Иркендә йөргәндә һәркайсы әтәченнән ерак китәргә теләми. Әгәр ниндидер сәбәп белән тавыклар үзара “бәхәскә” керә икән, әтәч тиз арада аларны тынычландырачак.
Әлбәттә, тавыкларына әтәч кирәк-кирәкмәгәнлеген һәр ихата башлыгы үзе хәл итә. Әмма яхшы әтәч гаиләсендәге атмосферага уңай тәэсир итә, үз тавыкларын дошманнардан, башка куркыныч тудыручы очраклардан саклый, кисәтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X