Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» генераль директоры редакциягә Рәхмәт хаты тапшырды

Агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясен яхшы оештырганы өчен «Якты юл» газетасы редакциясе коллективына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Басма газета-журналларга язылучыларны саклап калу елдан-ел авырлаша. Кешене төрле яклап электрон мәгълүмат чаралары чолгап алган чорда район елъязмасы теркәлеп баручы җирле басмаларның әһәмияте исә, сакланып калу гына түгел, ә киресенчә, үсә бара. «Сары» матбугаттан аермалы буларак, район газеталарында яктыртылган проблема җитәкчелеккә килеп ирешә, аның чишелеш юллары эзләнә. Шуны күздә тотып, язылу кампаниясе вакытында республика матбугат чаралары төрле акцияләр, конкурслар уздыра. «Якты юл» газетасы да район Сабан туенда үз мәйданчыгында бүләкләр уйнатты, почта хезмәткәрләре арасында конкурс, җитәкчеләр арасында «Подписка бүләк ит» акциясе уздырды, шулай ук «ТАТМЕДИА» тарафыннан да «Язылу өчен телевизор» акциясе кысаларында бүләк уйнату отышлы чара булып тора.
Әлеге язылу кампаниясендә иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен редакция коллективы район җитәкчелегенә, Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеевка, «Миңнехуҗин» КФХ җитәкчесе Равил Миңнехуҗинга, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовка, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга, шулай ук үз коллективларын яздырган башка җитәкчеләргә зур рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев