Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа» бинасы түбәсендә Европаның иң биектә урнашкан чыршысы пәйда булды

Балкып торган конструкция Казан халкының һәм гыйнвар аенда Татарстан башкаласына киләчәк туристларның кәефен күтәрәчәк.

Казанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе урнаштырылды: бәйрәм конструкциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул казанлыларның һәм Татарстан башкаласы кунакларының игътибарын җәлеп итәчәк.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы 390 метр гирлянда кулланганнар.

«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар каникулларына киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык», – диде Садыйков.


Европада иң югары Яңа ел конструкциясе булып, гадәттәгечә, Испаниянең Гранада шәһәрендә монтажлана торган чыршы санала. Аның биеклеге 55 метр.  Россиядә иң биек чыршыны Красноярскида урнаштыралар, аның биеклеге дә 55 метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә Кремль чыршысының биеклеге бик сирәк 30 метрдан артып китә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев