Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның яшь уйлап табучылары Балидан өч алтын медаль алып кайтты

Яшь уйлап табучыларның халыкара күргәзмәсендә 15 илдән 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.

Яшь уйлап табучыларның V халыкара күргәзмәсендә Казан, Чаллы, Яшел Үзән мәктәпләре укучылары 12 алтын медальнең өчесен яулый. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара International Young Inventors Award (IYIA — 2018) бәйгесендә Россияне 6 яшьтән 19 яшькә кадәрге 17 уйлап табучы тәкъдим иткән.

Алтын медальләрне - Казандагы 145нче лицейдан 11 сыйныф укучысы Ксения Беляева, Чаллыдагы 41нче урта мәктәптән 8 сыйныф укучысы Индира Кәлимуллина һәм Яшел Үзәндәге 1нче лицейдан 10 сыйныф укучысы Инсаф Сәлахов яулаган. 

  • Ярышлар сентябрь ахырында Бали утравында уза. Ярышларны Уйлап табучылар ассоциациясе халыкара федерациясе (IFIA) ярдәмендә Индонезия уйлап табучылары ассоциациясе (INNOPA) оештырган. Анда 15 илдән 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев