Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның Тукай районында зур спорт комплексы ачылды

Мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил иткән спорт объектын төзү республика бюджетына 110 миллион сумга төшкән.

Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу авылында тантаналы төстә «Алга» универсаль спорт комплексы ачылды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, район башлыгы Фаил Камаев һ.б. рәсми затлар катнашты.

Яңа объект территориясендә спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнергә мөмкин. Биредә баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча җирле дәрәҗәдәге ярышлар һәм күнегүләр өчен зал, көрәш һәм тренажер заллары бар.

«Алга» комплексында Тукай районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә, муниципалитет данын яклап чыгыш ясаучы җыелма командалар да шөгыльләнә алачак. «Спорт мәктәбендә 11 торак пункттан килгән 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге меңгә якын бала шөгыльләнә», - дип искәртә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Комплекс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән республика максатчан программасы кысаларында сафка бастырылган.

Спорт корылмасын төзү эшләре быелның гыйнварында башланып, август ахырында төгәлләнгән. Мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил иткән спорт объектын сафка бастыру республика бюджетына 110 миллион сумга төшкән.

Киләчәктә комплекс базасында чаңгы трассасын булдыру да күздә тотыла, дип искәрткән иде районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев аны төзү барышында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев