Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның дүрт районында быел бер мини-ферма да төзелмәгән

Бу исемлеккә Бөгелмә, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск районнары кергән.

Быел Бөгелмә, Минзәлә, Менделеевск, Алабуга районнарында бер мини-ферма да төзелмәгән. Бу хакта бүген Тукай районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган зональ семинар-киңәшмәдә билгеле булды.

Бу зонага кергән Актаныш районында быел 40, Тукай районында 16, Азнакайда 12, Мөслимдә 8, Зәйдә 6, Түбән Кама белән Ютазы районнарында бишәр, Сарман, Әгерҗе, Баулы районарында өчәр мини-ферма төзелгән.

Министр әйтүенчә, Татарстанда соңгы биш елда 1850 мини-ферма төзелгән, шул исәптән 276сы быел.

"Республикада 800 дән артык авыл җирлеге бар дисәк, 270 нәрсә ул?! 500 дә әз әле. Һәр авыл җирлегендә елына, ким дигәндә, бер мини-ферма төзергә, бу эшне көчәйтергә тиешбез", - ди Марат Әхмәтов.

Ул мини-ферма төзелешенә 83 млн сум күләмендә субсидиягә гаризалар кабул ителгәнен әйтте. "Районнар мәгълүматы буенча, тагын 57 млн сумга 200 мини-ферма буенча документлар әзерләнә. Барлыгы 140 млн сумга заявкалар көтәбез", - диде.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев