Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урып-җыюда алдынгылар рәтендә Тукай районын атады
"Койрыкта"гы районнарга лидерлардан үрнәк алырга кирәк",- диде Марат Әхмәтов.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген Министрлар Кабинетында узган брифингтаурып-җыюда алдынгы һәм артта калган районнарны атады.
- Уңыш күләме буенча лидер районнар: Зәй – 37,1ц/га, Сарман – 33,6 ц/га, Әтнә – 33,2 ц/га, Актаныш – 32,5 ц/га, Нурлат – 32,1 ц/га, Тукай – 31,3 ц/га.
Эре авыл хуҗалыгы компанияләре арасында алдынгылар: «Сервис - агро» ҖЧҖ - 37,7 ц/га, «Агросила» ЯАҖ – 33,1 ц/га, «КВ Агро» ЯАҖ –30,4 ц/га, «Агроинвест» ҖЧҖ – 30,4 ц/га.
Бөртеклеләрне тулаем урып-җыюда алдынгы районнар: Актаныш – 151,4 мең тонна, Арча – 150,5 мең тонна, Сарман – 148,0 мең тонна, Минзәлә – 138,1 мең тонна, Тәтеш – 133,7 мең тонна, Тукай – 133,2 мең тонна.
"Игенчелек белән ничек шөгыльләнергә кирәк, бу мәсьәләдә үрнәк булып, "Агросила" ЯАҖ җәмгыяте тора. Алар үрнәге эре, вак инвесторларга, хәтта фермерларга да кирәкле. "Агросила" – 366,1 мең тонна ашлык суктырды. «Ак Барс» – 286,7 мең тонна, «КВ Агро» ЯАҖ– 177,7 мең тонна. Нигә Зәй районы гектарыннан 37 центнер уңыш алганда, башкалар ала алмый? Әйтик, туфрак балчыклы икән, анда дым карап туфракка караганда яхшырак саклана. Кара туфрак корылыкны авыррак кичерә. "Койрыкта"гы Кама Тамагы, Питрәч, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Югары Ослан районнары әлеге алдынгылар үрнәгенә таянып эшләргә тиеш",- диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев