Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны «Уңайлы мохит» тестында катнашырга чакыралар

2022 елның 2 декабрендә, Халыкара инвалидлар көне алдыннан, инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Уңайлы мохит» тоталь тесты» гомумроссия акциясе старт ала. Акция 2022 елның 2-10 декабрендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә узачак.

Тестлар традицион рәвештә онлайн форматта үткәрелә. Ул берничә тематик блок буенча сорауларны үз эченә ала: уңайлы мохит булдыру, инвалид кешеләр белән аралашу этикасы, ситуацион ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. Шулай ук чара йомгаклары буенча әйдәп баручы экспертлар катнашында сораулар буенча ачык фикер алышу һәм тренинг узачак.
Тестның спикерлары – танылган дәүләт эшлеклеләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре.
«Уңайлы мохит» тоталь тесты» нәтиҗәләре буенча инвалидлык һәм инклюзия мәсьәләләре буенча белемнәре һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен социаль инфраструктураны тудыру чараларына Россия Федерациясе субъектларының катнашу дәрәҗәсе буенча рейтинг формалаштырылачак.


Акцияне оештыручылар – Гомумроссия халык фронты һәм «Аура-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның милли ассоциациясе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев